Алар шундый булдыклы заттан…
Фәрзәнә Исмәгыйлева
Аксәеттә гомер итүче Рәфил Фәтхетдинов армия хезмәтен Әфганстан Республикасында үтә. Кайсы елларда ничек нәрсә булганын республиканың исеме үк әйтеп тора. Бик күп яшь солдатлар аннан орден-медальләр белән бергә гомергә җитәрлек күңел ярасын да алып кайтты.
«Шул еллар безне һәр көнебезне, һәр минутыбызны кадерләп яшәргә өйрәтте. Әле булса «Сугышчан туганлык» хәрәкәтендә очрашсак, Әфганны искә алабыз» – ди яугир. Армия сафларыннан йөреп кайткач, ул үзен төрле эштә сынап карый. Үзгәртеп кору заманы бит инде, кемдер шул чор белән үзе дә бик каты үзгәрә. Урып-җыю вакытында әтисе белән комбайнда, клубта кочегар булып та эшли.
Еллар үтеп, мәдәният йортына директор вазыйфасына эшкә чакырылгач, шатланып риза була Рәфил. Кечкенәдән җырлы-моңлы гаиләдә үскән егет үзен сәхнәдә бик иркен тота. Җиңел генә шул хезмәтен үз итә. Республика күләмендә үткәрелгән «Саумысыз, авылдашлар!» бәйрәмен үткәрүгә дә үз өлешен кертә алар. Район җыр конкурсы «Әри буе сандугачы» да Аксәет сәхнәсендә гөрләп үтә. Әйткәндәй, Рәфил үзе берничә тапкыр җиңүче булып, Гран-прига лаек булды. «Әтиебез бик матур итеп тальянда уйный иде, әни сузып-сузып халык җырларын башкара. Бәләкәй чакта без көтү көткәндә Әри буйлары яңгырап тора иде. Салават абый әнидән откан «Рамай» җырын башкарып, Уфадан җиңүче булып кайтты», – дип хәтерли ул.
Хәзер дә Фәтхетдиновлар бергә җыелса, рәхәтләнеп җыр суза. Салават абыйлары кебек уллары Альмир да музыка дөньясына чумган, кызлары Юлиана биергә оста, Рәфил үзе дә шул даирәдә йөзә. Үзләре бер концерт куярлык төркем. Хезмәттәшләре белән дә дус мөгамәләдә ул. Булдыра алгач, ник булышмаска, үзенең чакыруын да кире кагучы юк. «Душа компании» баянда да өздереп уйнап җибәрә. «Мин туганда абыйлар гармунда уйный иде инде. Миңа да өйрәнергә кирәк, дип, үзаллы өйрәндем», – ди ул.
Мәкалә героем туры сүзле кеше, әйтәсен бетереп әйтеп куя. Аның бу холкына тормыш иптәше Гөлнара Фәтхлислам кызы өйрәнеп беткән. Икенче елга бергә тормыш коруларына 35 ел тула Фәтхетдиновларның. Хезмәттәшләре, авылдашлары Гөлнараны бик сабыр, тыйнак, ипле, дип хөрмәт итә.
Бөтен ягы да килгән кыз белән кайда табыштыгыз дигән сорауга, Рәфил мәхәббәт темасына күчте. Романтика монда икән! «Мин армиядә чакта Чиләбедә элемтә операторына укып чыккан Югары Тәтешле кызы Гөлнара безнең авылга элемтә бүлегендә практика үтәргә килгән. Аны минем әнигә фатирга керткәннәр. Әнинең хат язарга вакыты да булмагандыр, күзләре дә авырып торганга Гөлнарадан миңа хат яздырган. Шулай танышып киттек. Хатлар алышабыз. Аннан алган хатлар чит илләрдә миңа алтын таулары кебек кадерле иде. Кайтыр вакыт җитте. Югары Тәтешлегә килеп төшү белән Гөлнараны эзләп киттем, өйдә юклар. «Мин кайттым» дигән язу кыстырып куйдым да кире автовокзалга китеп барам. Хат белән салган фотосурәте шинель кесәсендә, аны кат-кат алып карыйм. Аймылыш булганбыз, Бәрмеш күперендә очраштык, кочаклаштык, шуннан башлап бергәбез, – ди Рәфил Зәки улы. – Алай гына бетми әле. Аксәеткә кайтып җиткәч, Гөлнара сөенче алырга дип алдан кереп китте. Тәкъмилә апа, сөенчегә ни бирәсең, ди икән. Әни дә күп уйлап тормаган. Әнә, улым армиядән кайтып килә, аны алырсың, дигән. Шулай итеп, кайткан көнне үк өйләнәм, дип йөрүем, фәрештәләрнең «амин» дигән чагына туры килде. Язын гөрләвекләр акканда, ләпек ерып, машиналарны шоколад төсенә буяп, туй гөрләттек. Туйда яңгыр яуса яки буран чыкса, парлар бәхетле яши, дигән фаразлау бар. Безнеке баткагы белән сөендерде. Яшь кияү белән кәләшкә яңгыры ни, юл өзеклеге ни… Шөкер, тату яшибез. Гөлнара бик уңган, белмәгән эше юк. Гел икебез бергә: ашарга пешерсәк тә, печән чапсак та. Балалар елап уянса да икебез бергә юаттык, мал карау, дөнья мәшәкатьләрен әйтәсе дә юк. Клуб эшендә дә гел икәү, уң кулым – хәләл җефетем. Бик каты авырып, дәваханәдә ятарга туры килде. Шул вакытта Гөлнарам бөтен дөньябызны берүзе тартты. Ике балага гомер биреп, олы тормышка озаттык. Улыбыз Альмир белән киленебез онык бүләк итте. Кызыбыз да башлы-күзле булды», – дип, тормышына шөкер итә Зәки абыйның төпчек улы.
Гаиләсе белән бәхетле Рәфил. Олыгайган әниләре дә бүген алар тәрбиясендә. Гомергә бергә дус-тату булып яшәде алар. Бер кайнаган чәйнүк чәй белән пешкән аш барсына да җитә. Кайчагында бер автобус артистлар белән Салават абыйлары кайтып төшә. Кунаклашып, бер-берсенә булышып, ярдәмләшеп яши Фәтхетдиновлар. «Абыйдан күргән изгелекләр, игелекләрне санап бетергесез. Нинди генә хәлләр булмый дөньяда, һәрвакыт аның ныклы ярдәмен тоябыз», – дип, туганына рәхмәтләр укый ул.
Әйе, тормыш шулай корылган, яныңдагы кешеләр бәхетле булса гына яшәү ямьле, ризыклар тәмле була. Ә Фәтхетдиновлар шундый заттан: үзләренең җор, шаян сүзләре, яшәүгә булган мәхәббәтләре белән телсезне дә сөйләштерер, булдыксызны да биетер.