Барлык яңалыклар

Туган як тарта ул, Исәннәр кайта ул...

Туган йортыма исән-сау кайтканыма әле дә ышанып бетмим әле, дигән сыман, сәер генә елмая Гаяз.

Туган як тарта ул, Исәннәр кайта ул...
Туган як тарта ул, Исәннәр кайта ул...

Туган җир тарта ул, Исәннәр кайта ул…

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне

Фәрзәнә Исмәгыйлева

Тормыш гөрләп кенә түгел, кайнап тора. Районда атна саен спорт ярышлары һәм мәдәни чаралар, концерт-шоулар үтә. Берәүләр рәхәтләнеп шифаханә һәм курортларда ял итә. Яшәп калыйк, дигән фикердә күпләр хәзер чит илләрне гизеп, дөнья күреп кайта. Ил-көннәребез тыныч, юллар ачык, мөмкинлекләрнең чиге юк. Төптән уйлап карасак, алай ук түгел шул.

Бүгенге көндә районыбыздан 200дән артык ир-егетләребез махсус хәрби операциядә тынычлык сагында тора. Алай гына да түгел, менә ике ел инде  аларга хәйләкәр, мәкерле, мәрхәмәтсез дошман белән күзгә-күз очрашырга туры килә. Хәрбиләр арасында кемнәр генә юк: укчылар, танкистлар, артеллеристлар, менометчылар, чик сагында торучы гаскәрләр, программистлар һәм, әлбәттә инде, солдатларның һәрберсенең яшәешен тәэмин иткән пешекчеләр, ризык таратучы водительләр. Шушы көннәрдә махсус хәрби операциядән кайткан якташыбыз Гәрәбаш егете Гаяз Саҗит улы белән күрешергә насыйп булды. 

Гаяз Гәрәбаш авылында Рәвия һәм Саҗит Ганиевларның ишле гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга аваз сала. Кечкенәдән бик шук, җитез, кешелекле булып үсеп буй җиткерә. Шулган мәктәбен тәмамалап, тимер юл хезмәткәре булып эшли, Пермь шәһәрендә лифт җиһазлары монтажлаучы булып хезмәт сала. Уфа шәһәрендә ике ел армия хезмәтен үтәп кайта. Барда районы кызы Раушания белән гаилә корып, бер кыз, бер ул үстерәләр. Махсус хәрби операциягә мобилизация башлангач, якташыбыз үзе теләп ил сагына баса.

Хәрбиләрнең бурычы – дошманны бер адым да алга җибәрми, бердәм һәм нык булып, һәрвакыт уяу тору. Гаяз Ганиев та бер ел да дүрт ай хәрби операциядә булып, үзенә йөкләтелгән бурычларны намуслы үтәде. Ватандашлары алдында йөзе якты. Ул безнең өчен чын герой. Елдан артык водитель булып хезмәт итә ул. Башта су ташый торган автомобиль йөртә. «Су анда алтын хакына тиң. Бер уч су белән бөтен җирне сөртәбез. Безгә «армия душы» дип аталган набор бирелә. Анда бөтен җирдә песок: күзгә дә, колакка да, авыз-борынга да тула. Аяк астында ташбакалар йөри, кыр тычканнары бихисап, ә баш очында Гәрәбаштагы кебек кара каргалар оча. Сагындыра», – ди ул. Аннан соң солдат Ганиев УАЗ машинасы белән көн саен 56 чакрым ераклыктагы солдатларга ашау ташый. Башкача мөмкин түгел, чөнки дошман да йоклап ятмый. Туры юлдан барып булмый – анда дошман. Кайда төтен чыга, кайда нәрсә кыймылдый – барсын да күзәтеп кенә торалар, снарядларын жәлләмиләр. Гаяз сыек кына агачлар арасыннан юл табып, блендажларда яткан хәрбиләрне ризык белән тәэмин итә. «Бервакытта да ач ятучы булмады. Күрше роталардагы егетләрне дә ашатып җибәрә идек», – дип хәтерли «Батя». Көн саен иртәнге алтынчы яртыда юлга чыга ул. Соңыннан ике ай укчы булып хезмәт итә.

Анда хәрбиләрнең исем-фамилиясе юк, кайчагында алар иптәшләренең чын исемнәрен дә белмиләр. Гел үзләренә беркетелгән позывной белән дәшәләр. «Батя» позывнойлы икенче егет һәлак булгач, иптәшләре Гаяз дип уйлап, бик кайгыралар. Яу кырында бер үк максат, бер үк мәшәкатьләре булган хәрбиләр туганлашып, дуслашып, бер-берсе өчен җан атып тора. «Үлем турында уйлама, илең турында уйла. Илең турында уйласаң, гомерең озын була», – дигән Фатыйх Кәрим. Үлемнән курку юк. Иң авыры иптәшләреңне югалту, аларны соңгы юлга озату йөрәкләрне телеп үтә. Тәтешлебезне бөтен дөньяга таныткан Фәнис тә безнең ротада иде. Балтачтан бер егетебезне груз 200 итеп озаттык», – дип сөйләп үтте ул. Ничек кенә авыр булмасын туганнары, авылдашлары, райондашларының рухи һәм матди ярдәме белән күңелендә яшәргә дәрт, өмет өзелми аның. Район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламовның хәстәрлеге ир-егетләребезнең күңел­ләрендә ышаныч уята. Гуманитар йөк­ләр дә хәрбиләргә бик зур ярдәм.

Егетебезнең күкрәген Георгий Жуков, «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен», «Отвага, храбрость, мужество» медальләре бизи. Сугыш булгач югалтусыз булмый. Туган йортыма исән-сау кайтканыма әле дә ышанып бетмим әле, дигән сыман, сәер генә елмая Гаяз.

«Вакыт сизелми дә үтте. Бервакыт штабка чакырттылар. 30 гыйнвардан мине хәрби хезмәттән азат иткәннәр. Ә анда закон бик катгый куелган. Кайтасың, дип алдан әйтмәгәч, күзгә яшьләр тулды. Җитмәсә, комбат: «Я был рад, что ты служил в моей роте», – дип, аркамнан сөеп куйды. Әйе, алар һәрбер солдат өчен җаваплы. Комбат Русия чигенә кадәр озатып куйды. Бу еллар гомерлеккә күз алдымнан китмәс, ахры», – ди Гаяз.

Бер карасаң, шушы авырлыклар рухи кыйммәтләрне саклап калырга ярдәм итә. Халык берләшә, күңеле нечкәрә, тыныч тормышның кадерен ныграк аңлый башлыйсың. Шушы көннәрдә Фәнүр Шәйхисламов җитәкчелегендә Гаяз Ганиев һәм берничә егетебез якташларыбызга гуманитар йөк илтеп тапшырдылар. Ил-көннәр тынычланып, калган ир-егетләребезгә дә туган якларга исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: