«Укытучы» дигән бөек исем мәңге яши күңел түрендә
2024 ел – Гаилә елы
Фәрзәнә Исмәгыйлева
«Төрле экзотик чәчәкләр үскән оранжереягә БР Мәгариф министры урынбасары килеп керде. Бер почмакта зур аквариум урнашкан, монстера, фикус гөлләре шаулап үсә, ә түрдә кечкенә табигать кочагын хәтерләтеп, челтерәп чишмә агып тора. Мин кирәкле кнопкаларга бастым һәм ташлар арасыннан ургылып фонтан бәреп чыкты. Ул бүлмәнең идәнен дә яшел төскә буяп, балаларның аяк эзләрен төшереп ясаган идем. Кунагыбызның исе китте. Мәктәптә дә шундый матурлык тудырып була икән, дип куйды. Чыннан да алтын елларда хезмәт салдык, язмышыма шундый рәхмәтлемен», – ди гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Закирҗан Адуллин.
Укыткан елларда нәрсәләр булган, кемнәр ничек укыган, ничә төп чәчәк, үсенте утырткан, алмалар күпме уңыш биргән – үз классының идән ярыкларына кадәр сагынып искә ала Русия Федерациясенең мәгариф отличнигы Закирҗан Адуллин. «Адулла исеме төрекчәдән тәрҗемә иткәндә «Аллаһының канат астында» дигәнне аңлата. Безнең халык табигатькә, кояшка табынып яшәсә дә, Аллаһының барлыгын, берлеген белеп яши», – ди Закирҗан ага.
Алга авылында ишле гаиләдә баш бала булып дөньяга килгән Закирҗанга, иртә ятим калып, энеләренә, сеңелләренә ныклы терәк булырга туры килә. Туганнары да, үзе дә югалып калмыйча, мәгърифәткә тартылып, югары уку йортларында белем алып, туган илгә лаеклы хезмәт итәләр.
Бигәнәй мәктәбен тәмамлагач, колхозда тракторчы булып эшли Закирҗан. Басу юлларыннан мотоцикл белән җилдерә, кояшта пешкән иген исләре борынын кытыклый. Алтынсу булып тибрәлгән басуларга туктап, сокланып карап тора ул. Балачагыннан алып бакча эшләрен яратып, үзе чәчеп тәрбияләп үстерә. Туган ягының табигатенә мөкиббән киткән егетнең хыялы – агроном булу. Әмма авыл хуҗалыгы институтына керергә баллы җитми. Язмыш аны Бөре педагогия институтына алып килә. «Имтиханнарны яхшыга тапшырдым, әмма миңа «3» билгесе куйдылар. Ректорга кереп, хәлне аңлаттым. Шуннан биология укытучысын чакыртып, ул миңа берничә мәсьәлә язды. Ул яза – мин җавап биреп барам. Шуннан «3»лене «5»легә төзәттеләр, яшь булсам да югалып калмадым», – ди Закирҗан Ахун улы.
Шау-шулы студент еллары тиз үтеп китә, яшь белгеч районга эшкә кайта. Армия сафларына басарга исәп тоткан Адуллинны, мәктәп эшчеләрен армиягә алмыйбыз, дип, кире кайтаралар. Шулай итеп, бөтен көчен, тәҗрибәсен, хыялларын мәктәп тормышына багышлый ул. Директор урынбасары булып та эшли.
Шул елларда яшьләр авылдан авылга концерт куеп йөриләр иде. Апам: «Бүген кальмиярлеләр килә, анда иптәш кызымның сеңелесе Светлана да бар, бигрәк акыллы, тыйнак кыз, дип тәкъдим итте. Очраштык, бер-беребезне ошаттык», – ди Закирҗан ага.
Кальмиярдә укытучылар гаиләсендә туып-үскән Светлана Мардок кызы ул вакытта Можга педагогия училищесын тәмамлап, Югары Балтачта башлангыч сыйныфларны укыткан була. «Килен булып төшкән йортыма тугызынчы кеше булып өстәлдем. Кайнәм, балалар сез монда гына яшәгез, чыгып китмәгез, дип ныгытып куйды. Үз хәлен белгәндер инде, авырып, бик иртә ахирәткә күчте. Закирҗан иң олы бала буларак әти урынына, ә мин җиңги кеше әни булып калдым. Шөкер, акыллы булдык, бердәм булдык», – дип хәтерли Светлана апа яшь килен чакларын.
Адуллиннар икесе бер мәктәптә бердәм коллективта хезмәт сала. Политукулар, пропаганда эшләре, комсомол, фәнни коммунизм дәресләре алып барган өчен Закирҗан Ахун улын «Пропаганда эше өчен» дигән медаль белән бүләклиләр. Моннан тыш, ул география, биология дәресләре укыта, укучылар белән турпоходларга йөри. Мәктәптә оештырылган ирләр хорында җырлый. Өч тавышка җырлап, бик күп шәһәрләрдә чыгыш ясап, призлы урыннар яулап кайталар.
Светлана апа читтән торып Ижевск педагогия университетының математика факультетын тәмамлый, «Син укыганда мин сыер саварга өйрәндем бит», – дип елмая Закирҗан ага. Алты ел эчендә әллә ниләргә өйрәнерсең, өйдә кечкенә балалар да бар бит әле. Шулай аңлашып, бер-берсенә терәк булып яши Адуллинннар. Светлана Мардоковна математика дәресләре укыта, озак еллар директор урынбасары булып эшли. «БРның мәгариф отличнигы» исеменә лаек була.
Язмамны биология укытучысы Закирҗан Ахун улының оранжереясе белән башлаган идем. «Ул чактагы мәктәп директоры Виктор Гыйльфанов бик зур ярдәм күрсәтте. Нинди тәкъдим белән керсәк тә уңай хәл итте. Аквариумны металлолом җыеп тапшырып, пыяла сатып алып, үзебез ясадык. Матур итеп читлекләр ясап, попугайлар сатып алдык. Балалар шулкадәр ярата иде бу оранжереяне.
Бер елны яхшы эшләгән өчен Крымга юллама бирделәр. Кайтасы көнне бөтен кеше кием-салым, чүпрәк җыя, ә без бер чемодан үсентеләр күтәреп кайттык. Анда нинди генә чәчәкләр юк, ләкин кайберсе үсеп китә алмады. Сәбәбен соңрак аңладык. Кайбер экзотик гөлләргә безнең көн озынлыгы җитми икән. Бөре питомнигыннан алма үсентеләре алып кайттым, бакчада гөрләп үстеләр», – ди Закирҗан ага.
Укыткан укучылары олимпиадаларда катнашып, гел алдынгы урынга чыга. Ә ике егет шушы укытучы биргән белемгә гашыйк булып, аның өендәге китапларны укырга килә торган була. Хәзер алар биология фәннәре докторлары.
Укытучы өчен үз хезмәтеңнең татлы җимешләрен күрү – зур бәхет. Остаз әле дә шул мәктәп дип җан ата. Брифинг вакытында Русия Президенты Владимир Путинга шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итә ул: мәктәптә экология һәм этика дәресләре кертергә кирәк. Табигатьне саклау иң беренче чираттагы бурыч булырга тиеш. Аннан соң, әхлак, күңел сафлыгын саклап калырга кирәк.
Адулиннар гаиләсендә бер-бер артлы өч малай дөньяга килә. Мәктәп тормышында кайнаган әти-әниләреннән үрнәк алып, яхшы билгеләренә генә укып, мәктәп тормышында активлык күрсәтәләр.
Олы уллары Станислав та укытучы һөнәрен сайлый. Ике ел туган мәктәбендә хезмәт сала. Аның гариза язганын белеп, укучылар мәгариф бүлегенә «Безнең яраткан укытучыбыз Станислав Закировичны эштән җибәрмәгез» дип, хат язып сала. Әмма егет гаиләсе белән Чернушкага күченеп китә. Ул анда инженер-электрик булып эшли. Уртанчы уллары Владислав мәктәпне көмеш медальгә тәмамлый. Кызганычка каршы, гомере яшьли өзелә. Төпчек уллары Ростислав Башкорт аграр университетын тәмамлый. Бүгенге көндә гаиләсе белән Муравленко шәһәрендә яши. Муравленконың һәр куагы исәптә, ди җир эшләре белән мәшгуль булган егет.
Адуллиннарның капкасы һәр кешегә ачык. «Туганнар белән аралашып яшибез. Җәй көннәрендә балалар печән хәзерләшергә кайталар. Киленнәрдән уңдык, эшне сыдырып салалар. Кайтулары гына сирәгәя. Оныклар үсә – биш малай һәм бер кыз. Югары белем алып, заман белән бергә атлыйлар. Ә безнең хәзер эшкә йөгерәсе юк, җәен җиләк-җимеш үстерәбез, мал-туар белән булашып көн үтә. Закирҗан шигырьләр иҗат итеп, шуларга көй чыгарып, мәш килә. Тормыш шулай дәвам итә. Күптән түгел алтын туебызны да билгеләп үттек. Республика Башлыгының бүләген, Рәхмәт хатын тапшырдылар. Удмурт халкының гореф-гадәтләрен саклап, авылдашларыбызны хөрмәт итеп яшибез», – ди Светлана Мардок кызы.