Барлык яңалыклар

Күркәм гаиләләр горурлыгыбыз

Сәлимгәрәевлар Тәтешле – Башкорт балының данын рес­публикада гына түгел, ил күләмендә дә танытты.

Күркәм  гаиләләр горурлыгыбыз
Күркәм гаиләләр горурлыгыбыз

Фәрзәнә Исмәгыйлева

Гаиләң булу – олы бәхет. Гаилә – ул җылы учак. Ул никадәр нык булса, дәүләтебез дә, җәмгыятебез дә көчле була. Әгәр дә серләреңне бүлешеп, уртак максатлар белән янып яшәсәң, тагын да яхшырак.

Югары Тәтешледә үз хезмәтләре белән киң билгеле Әлфия һәм Алмаз Сәлимгәрәевлар нәкъ шундый принципларга таянып яши. Уртак хыяллар белән янып яшәү – үзе бәхет. Ә гаилә кәсебен балаларың да дәвам итсә, шуннан да олы куаныч юк. Сәлимгәрәевлар гаиләсендә үсеп килгән Алина белән Аяз да дәү әтиләренең эшен дәвам итеп, бал кортлары карау белән мавыга. Берничә ел дәвамында бу гаилә үз эшен ачып, Тәтешле – Башкорт балының данын рес­публикада гына түгел, ил күләмендә дә танытты.

Ел әйләнәсендә төрле күргәзмәләрдә, бәйрәмнәрдә катнашып, заман сулышы белән бергә атлый алар. Туган җирләре Чургылды авылы быел «Аек авыл» рес­публика конкурсында катнаша. Шул уңайдан Сәлимгәрәевлар да җиңүгә үз өлешен кертте – республикада еллар дәвамында оештырылып килгән «Өлгеле башкорт гаиләсе» конкурсында катнашты. Катнашты, дип әйтү генә ансат, күпме тырышлык салган алар бу эшкә. Дистә еллар дәвам иткән бал корты үрчетү кәсебен өйрәнү, үстерү, бу шөгыльгә балаларда кызыксыну уяту, заман таләпләренә яраклашып эш итү – барсы да Сәлимгәрәевларның тырыш хезмәте.

Мәртәбәле бу конкурста республикадан гына түгел, илебезнең төрле төбәкләреннән 150гә якын башкорт гаиләләре катнашты. Финалга 14 гаилә чыкты. Күптән түгел Стәрлетамак шәһәрендә тәбрикләү тантанасы үтте. Сәлимгәрәевларның тырышлыгы бушка китмәде – алар «Гаилә кәсебе» номинациясендә җиңү яулады.

Булдырасыз Әлфия, диясе килә һәрвакыт хәрәкәттә, эзләнүдә булган хезмәттәшебезгә. Сезнең тырышлык белән Тәтешлебез дә дан казана. Лаеклы җиңүегез белән!

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: