Мәдәни мирас сагында
25 март – Мәдәният хезмәткәрләре көне
Лариса Гаялова
Мәдәният өлкәсендә эшләү – һөнәр түгел, омтылыш, дияр идем мин. Айлар, еллар дәвамында кешегә яхшы кәеф, дәрт, шатлык бүләк итү, күңелләрне сафландыру һәркемнең дә кулыннан килми. Иҗади җанлы кеше башкалардан аерылып тора. Биләмәара мәдәни-ял үзәге хезмәткәре Зинира Тукаева нәкъ шундыйлардан.
Үскәч кем буласын Зинира Заһит кызы мәктәп елларыннан ук билгеләп куя. Мәктәптә узган чараларның уртасында кайный, тамашаларда төп рольләрне башкара. Җыр остасы булган абыйсының чыгышлары да аны сәхнә тормышына әйди. Шаян кызчык үзен матур күлмәктә бары тик сәхнәдә күрә. Дәресләрдән соң мәдәният йортына йөгерә: ул анда «Гөлләрем» ансамбле әгъзасы булып тора. Мәктәптән соң ул имтиханнарны уңышлы тапшырып, Башкорт республика мәдәният техникумына укырга керә.
– Әти-әнием миңа исемемне дә бер дә юкка Зинира дип сайламаган бит. Күренекле якташыбыз Зинира Атнабаева моңа этәргеч биргән. Әти-әнием дә иҗади кешеләр иде. Берсе гармунда өздереп уйнаса, икенчесе моңлы итеп җырлый, – ди Зинира.
Зинира Заһит кызының хезмәт биографиясе урындагы мәдәният йортында «Умырзая» халык фольклор ансамбле җитәкчесе булып башлана. Һөнәри осталыгын арттыру буенча даими үз өстендә эшләгән белгеч режиссер, сценарийлар төзүче дә була.
Күпфункцияле күчмә клуб булганнан соң, Зинираны аның мөдире итеп тәгаенлиләр. Ике ел рәттән бу күчмә клубның республикада 1нче урын алуы турыдан-туры Зинира Тукаеваның хезмәт нәтиҗәсе дип карарга кирәк.
Бер булганнан бар да була, дип Зинира хакында әйтергә була. Ул, алда әйтеп китүемчә, сценарийлар төзү остасы да, «Илһам» халык театрының иң оста артистларының берсе дә. Аның өстәвенә, әдәби җитәкче вазыйфасын да намус белән алып бара. Табигатьтән килгән таланты, бай фантазиясе, кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булуы, үз-үзенә таләпчәнлеге һәм, әлбәттә, һөнәренә тугрылыгы Зинира Заһит кызын районда хөрмәтле шәхес итеп танытты.
Аның гаиләсе дә мәдәният белән бәйле. Тормыш иптәше Илшат аранжировщик булса, кызлары Әминә белән Назгөл дә биредә: алар театр һәм бию түгәрәген үз иткән.
Әдәбияткә, мәдәнияткә армый-талмый хезмәт иткән бу тынгысыз җан чын мәгънәсендә мәдәни мирасыбыз сагында торучы.