Бәхетләрне бергә үрәбез
Фәрзәнә Исмәгыйлева
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән әйтем бар халык телендә. Заманалар үзгәргән саен бу сүзләрнең дә хаклыгы үзгәрә барадыр кебек. Бөтен өлкә дә механикалаштырылган, электрлаштырылган, кыскасы, кнопка эшли, мин эшләмим, дип әйтте ди бер кеше. Авыл җиренә дә килде андый рәхәтлек. Көтү дә көтмибез хәзер – электр көтүче бар. Ат җигеп бакча сөрүче дә юк, урман кисеп, утын хәзерләргә дә кирәкми, зәңгәр ягулык кулланабыз.
Чыннан да ир-егетләр белән бергә хатын-кызларыбызның уңганнары, булганнары шул яңа технологияләрне үзләштерә, өстәмә белемнәр туплый, замана белән бергә атларга тырыша, гаиләсенә өстәмә керем эшли. Балалар каралган, ирнең дә өсте-башы тәртиптә, тамагы тук, күңеле көр. Чөнки замана хуҗабикәсе барсын да күз уңаенда тота. Кайчан килеп керсәң дә, өстәле сый-нигъмәттән сыгылып тора. Җәй айларында ихатада чагу гөлчәчәкләр күз явын алып утыра. Кышын бүлмә гөлләре җәй ямен саклый. Күрдем авылында Алия һәм Әнгам Габбасовлар гаиләсендә туып-үскән Зилә ханым турында бу мактау сүзләре.
Үгез елында, балык йолдызлыгы астында дөньяга килгән Зилә, тормыш диңгезендә дә балык кебек йөзә. Аның сипкән нурларына җылынып, яшьлек дусты, гомерлек пар канаты Рамил Илгиз улы янәш атлый. Мәктәптә укыганда ук аерылмас дуслар булып йөргән яшьләрнең язмышлары бер була. Арада булган җылы хисләр ике ел армия хезмәте белән сынала. Мәхәббәттә янып көйгән яшьләр арасында табак-табак хатлар йөри. Көндәлек эшләре, уй-кичерешләре, кайнар хисләре, дөнья мәшәкатьләре белән бүлешә алар. «Шулкадәр матур яза иде ул. Истәлекле елларны хәтерләтеп Рамилдән алган хатларны сандык төбендә саклыйм. Кайчагында улларыма, менә әтиегезнең язуы нинди матур, сез дә матур итеп языгыз, дип, үрнәк итеп күрсәтәм», – ди ике бала анасы.
Уллары Рәсүл 6 сыйныфта белем ала. Балалар сәнгать мәктәбенең Шулган филиалында шөгыльләнә, тынлы оркестрда кларнетта уйный. Ул да әти-әнисе кебек күп нәрсә белән кызыксына, әле компьютер ярдәмендә программист һөнәрен үзләштерә башлаган, видео-монтаж серләренә төшенә. «Интернеттан юк-бар карап утырганчы, файдалы шөгыль булсын», – ди Гатауллиннар. Төпчек уллары Моратка биш кенә яшь әле, ул балалар бакчасына йөри.
Гаилә башлыгы да хатыныннан калышмый, аның да сәләте күпкырлы. Төп хезмәте нефтьче-оператор аның, буш вакытын Рамил заяга үткәрми: машиналарга диагностика үткәрә, үзе төзекләндерү эшләре алып бара. Әйтергә кирәк, Зилә дә, Рамил дә нефтьчеләр династиясен дәвам иттерә. Рамилнең дәү әтисе Рим, әтисе Илгиз дә, туган абыйлары да нефтьче булып эшләп, лаеклы ялга чыктылар. Ә Зиләнең әтисе Әнгам абый гомере буе нефтьчеләрдә мастер булып эшләде.
Авылның мәдәни чараларында актив катнаша яшь гаилә. Рамил әнисе кебек җырларга оста. «Гәрә моңнары» район җыр конкурсында җиңүче булган ул. Гатауллиннар концертларда дуэт башкарганда тамашачы алкышларга күмгән чаклары бар иде.
«Хәзер шөгыльне азрак үзгәрттек. Туристик сәяхәткә йөрергә, дөнья күрергә өйрәнеп киттек. Атнага җитәрлек ризык, кирәк-яракны салабыз да, дүртәүләп юлга чыгабыз. Сочида, Төмәнда, Казахстанда, Түбән Новгородта булдык, Башкортстаныбызның истәлекле җирләрен – «Янган тау»ны, «Кургазак», «Әүлия» чишмәләрен күреп кайттык. Көнгер боз пещерасында булдык, аның мең еллаган тарихы белән таныштык. Без кинофильмнардан гына белгән Күчем хан, Ермаклар салкыннар үткәнен көтеп, шул куышлыкларда ятканын белдек. Йөргән таш шомара, ди халык. Дөнья күргән саен күзебез ачыла, тагын да күбрәк беләсе килә. Һәр истәлекле урын – ул ата-бабаларыбыз тарихы», – ди Зилә.
Зилә Әнгам кызы белән рәхәтләнеп төрле темаларга сөйләшергә була. Ул астрология, медицина, психология, кулинария белән дә кызыксына. Рамилнең апасы Иринадан торт пешерү осталыгына өйрәнгән. Туган көннәрдә, бәйрәмнәрдә телеңне йотарлык тәмле тортлар пешерә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Сарапул аграр-икътисад техникумын бухгалтер белгечлеге буенча кызыл дипломга тәмамлый ул. Тормышка чыккач, Башкорт дәүләт университетында читтән торып укуын дәвам итә.
Зилә Әнгам кызы менә ике дистә ел инде Краснохолм нефть чыгару идарәсенең 4нче промыселында диспетчер хезмәтен башкара. Төп эше белән бергә лаеклы ялдагы хезмәткәрләр, сугыш һәм хезмәт ветераннары белән эш алып бара ул. Буш вакытының минутын да сарыф итмичә, маникюр-педикюр ясау буенча курслар үтеп кайта. «Кечкенәдән кызларның тырнакларын буярга ярата идем. Вак эш булса да, яратып башкарган эш арытмый. Чагу төсләр, төрле рәсемнәр төшерү үзенә күрә бер иҗат бит ул», – ди мастер.
Нефтьчеләр династиясен дәвам иттерүче өченче буын Гатауллиннар гаиләсе дөньяның тәмен һәм ямен белеп, ата-бабалар йөзенә кызыллык китерми, әти-әниләре горурланырлык, күпләр сокланырлык итеп тормыш көтә.