Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
24 гыйнвар , 15:47

Мәхәббәтнең алтын тавы

Сабый баладай мине күздән югалтмый. Үзем дә шулай, аны күрми торсам, кояш сүнгән кебек була. Яшь чакта да юллардан өзелеп сагынып кайта идем.

Мәхәббәтнең алтын тавы
Мәхәббәтнең алтын тавы

Елгалар да ике ярсыз елга булалмый, гаилә тормышы да икәү бергә булганда гына тулы була, бергә булса гына мәхәббәт учагының җылысын саклап кала. Районыбызда алтын туйларын билгеләп үткән матур парлар бихисап. Һәм һәрберебез аларга хөрмәт белән сокланып карый. Әйе, ничек алар ярты гасыр бергә яшиләр икән? Яшьлек мәхәббәтен саклап, яклап һәм аклап яшәүче Ралия һәм Тәлгать Мөхәммәтҗановлар белән серләшик әле.

Тәлгать абый Йосып авылында Нәгыймә һәм Мөбәрәк Мөхәмәтҗановлар гаиләсендә 1952 елда дөньяга килә. Әтисе тимерче була, әнисе колхозда төрле эштә хезмәт сала. Тәлгать тә 12 яшеннән ат дилбегәсен тота. Әти-әнисе кул арасына иртә керә ул, эш яратып үсә. Гомумән, бу ерык авызлы абыйның бәхете эштән булгандыр, дим. Кешеләр белән аралашканда ул гел елмаеп сөйләшә. Әле дә мәкалә героем, күзләрен кыса төшеп, бераз көлемсерәп, үткән балачагын, хезмәт елларын барлады.

Мәктәпне тәмамлап, водитель таныклыгы алган егет армия хезмәтен Чита чикләрендә үтә. Ике ел сизелми дә уза, әмма аларны Алтайга урып-җыю эшләренә җибәрәләр. «Бүгенгедәй хәтеремдә: эшелон белән бардык, басуда зур палатка кордык, шунда яшәдек. май аенда кайтырга тиеш идем, декабрьдә генә авылга кайтып кердем», – дип хәтер йомгагын сүтә Тәлгать абый.

Кайту белән Тәтешле колхозара төзелеш оешмасына эшкә керә. 27 ел шунда хезмәт сала. Гомер буе руль артында йөргән водительнең юл маҗаралары бихисап, кышкы буранда автомобильләрен Мәскәүгә төзекләндерергә илткәннәре генә ни тора. Уйлап карасаң, Мәскәү кайда да Тәтешле кайда. Машинасы да җиңел автомобиль түгел бит әле, шалтыр-шолтыр килеп торган ГАЗ-51. Буран чыгып, юл буе тезелгән машиналарның берсендә юлдашы белән алар өч тәүлек утыра. Юллары михнәтле, урау булса да, шуны илтеп тапшыралар, тагын бер айдан барып алалар. Днепропетровск, Ставрополь шәһәрләреннән йөк машиналары алып кайта. Ул вакытларда бернинди юл билгеләре дә юк. Сораша-сораша кайттып җитәләр. «Элек юлда туктап калсаң, ярдәмгә килүчеләр күп булды, водительләр үзара ярдәмчел иде», – ди ул.

Авылларда, колхозларда төзелешләр барган вакытта сигез ел автобус водителе булып эшли, төзүчеләрне йөртә. КамАЗда да йөри, Уфада кран автомобилендә эшләргә укып кайта. Уйлап карасаң, гел эштә, гел юлда. Районда төзелешләр кими башлагач, аны 91нче янгын саклау бүлегенә чакыралар. Лаеклы ялга чыккач та дүрт ел эшләп йөри ул. Ә беренче пенсия акчасын Шулган балалар приютына илтеп тапшыра Тәлгать ага. «Юлларда йөргәндә төрле хәлләр була: туңып та, янып та бетәсең. Исән йөреп, пенсиягә чыксам, хәер итеп бирер идем, дип ният әйттем. Ул чакта җиде мең акча да күп иде. Шушы гамәлемне хәтта «Кызыл таң» гәзитенә язып чыгардылар», – ди Тәлгать Мөбәрәк улы.

Хезмәт елларында бик күп дәүләт бүләкләренә ия була ул. Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы күкрәк билгесе һәм «РФнең янгыннан саклау органнарына 370 ел тулуга» медале белән бүләкләнә, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була.

Ә хәзер тормыш иптәше Ралия Мөхәмәтдин кызының яшьлек елларына күз салыйк. Югары Тәтешледә яшәүче Кифая һәм сугыш ветераны Мөхәмәтдиннең дүртенче баласы булып дөньяга килә ул. Әтисе сугыштан соңгы елларда тернәкләнеп китә алмый, вафат була. Итәк тулы бала белән ялгыз калса да, Кифая апа көнне төнгә ялгап, колхоз кырларында бил бөгә. Балалар, бер-берсенең киемен алмаш-тилмәш киеп, мәктәпкә йөри. Ә бәләкәчләр өйдә ята. Кышын тимер мич ягалар. Биш-алты яшь тирәсендәге Ралия җылынырга теләп, шул мич алдына килеп утыра һәм аның күлмәк итәгенә ут каба. Чиләк белән суы да бар, әмма курку алган кыз аны үз-үзенә сибә алмый кычкыра гына, әнисе тыштан әйләнеп кергәндә инде кызның өстендәге күлмәге янып тәненә ябышкан була. Табиб­лар, бу бала исән калмас, диләр. Чөнки мондый пешүдән кеше исән калмый. Бала гына бит әле. «Эренгә каткан марляны чишеп алган саен җәрәхәтләр ачыла, ачытуга түзә торган түгел. Җебетеп алың, җебетеп алың, дип кычкыра идем», – дип сөйләгәндә Ралия апаның күзләренә яшь тула.

Шөкер, гомере бетмәгәч, Ралия апа матур кыз булып буй җиткерә, 9нчы сыйныфны тәмамлау белән Яңавылда тегүчеләр хәзерләү курсларында укып, 1969 елда район көнкүреш йортында тегүче булып хезмәт юлын башлый. Бераз вакыт үтүгә иптәш кызы белән Казахстанга юллана һәм ике ел тимер юлда эшләп, кире әйләнеп кайта. 36 ел тегүче булып эшләп, лаеклы ялга чыга.

Ралия апа белән Тәлгать абый кинода танышалар. Бер-берсенә насыйп яр булып, 1974 елның ноябрендә законлы никахка керәләр. «Газ-66 алдында курчак утыра, без – бәхетле килен белән кияү – Йосыпка җилдерәбез. Инәй шулкадәр ягымлы, акыллы, туры сүзле иде. Балам, сине, килен, дип әйтмим, кызым, диярмен, дип каршылады ул мине. Тәлгатькә гел, Ралиягә сүз әйтмә, дияр иде. Ә үзем борчылган чакта, инәй, Тәлгатькә бераз әйтең әле, дигән булам. Ә ул, Тәлгать улым, ния, диюдән ары китмәс иде», – ди Ралия ханым кайнасын сагынып. 

Яшь гаиләгә МСО фатир бирә. Берничә елдан тагын яшәү шартларын яхшырталар. Бакча утырталар, малын карыйлар. Мәхәббәт җимешләре булып ике уллары туа. Сау-сәламәт булып буй җиткерәләр. Бүгенге көндә инде Рушанның үз гаиләсе бар, өч улы үсеп килә. Оныгы дәү әтисе һөнәрен сайлап, МЧС юнәлешендә эшләп һәм укып йөри. Ә Руслан исә әлегә үзаллы тормыш кормаган.

Туган-тумача, дус-иш, күршеләр белән аралашып яшиләр. Намуслы хезмәт еллары, гомер юллары шулай сизелми дә үтеп китә. «50 ел яшәгән кебек түгелбез, күңелгә кичә генә кавышкандай тоела», – ди Мөхәмәтҗановлар. Алар инде бер-берсен күз карашыннан аңлый. «Яши-яши, икең бер буласың икән. Өй алдына чыгып озаграк йөрсәм, Ралия тәрәзәдән тәрәзәгә йөри башлый. Сабый баладай мине күздән югалтмый. Үзем дә шулай, аны күрми торсам, кояш сүнгән кебек була. Яшь чакта да юллардан өзелеп сагынып кайта идем. Ралия бик акыллы, тотанаклы, сабыр хатын. Эштән елмаеп каршы алды, хәерле юл теләп озатып калды. Гомергә дә чүпрәккә кызыкмады, булганын кадерләп тота белә. Әллә балачагы бик авыр булгангамы – ул бит биш яшендә ятим калган. Янгыннан исән калган Ралиямне яралары белән яратам», – дип сүзен дәвам итә Тәлгать абый. Ныклы гаилә, бер-береңә ышаныч, таяныч, мәхәббәт дигәнең шушыдыр ул…

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: