«Русия гимны астында пьедесталда басып торуы да – минем өчен иң зур бүләк, иң зур горурлык. Безнең илдә иркенлек: спорт белән шөгыльләнәсеңме, мәдәниятне, сәнәгатьне сайлыйсыңмы – юллар барсына да ачык. Теләк һәм тырышлык, ныкышмалылык кына кирәк», – ди безнең билбаулы көрәш буенча яшь спортчыбыз Рената Шәймөхәммәтова.
Халык телендә: оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дигән әйтем бар. Рената кечкенәдән әнисе Алсуның спорт белән мавыгуын күреп үсә. Югары Тәтешле 2нче мәктәбендә физкультура дәресләре укыткан, билбаулы көрәш буенча спорт мастеры исеменә лаек булган Алсу Наилевна кызында да спортка сөю уята. Рената тугыз яшеннән шушы спорт төре белән шөгыльләнә башлый. Тренеры Идрис Гыйләҗев белән дә аңлашып эшли, төрле турнирларда катнаша, остара, ныгый. Ә моның өчен ул көн саен ике сәгать вакытын тренировкада үткәрә. Беренче зур җиңүен 2016 елда Уфада үсмерләр арасында үткән турнирда яулый ул. Икенчесендә Башкортстан Республикасы беренчелегенә үткән ярышта 1нче урынга чыга. Башкортстаныбызны, районыбызны танытып, ел саен яңа үрләр яулый Рената Шәймөхәммәтова. Үткән елда исә ул Кырымның Алушта шәһәрендә Русия беренчелегенә үткән турнирда тагын 1нче урынга чыкты. Һәм Рената өчен иң зур җиңү ул, әлбәттә, Уфада үткән 17 яшькә кадәр көрәшчеләр арасында билбаулы көрәш буенча дөнья беренчелегендә алтын медальгә лаек булу. 14 илдән килгән 200дән артык спортчы арасында якташыбыздан көчлерәкләр табылмады. Август аенда алар тренеры белән Кырымда урнашкан Русия җыелма командаларының тренировка үзәгендә булды. Көрәшчеләр өчен оештырылган бу турда махсус тренировкалар, мавыктыргыч очрашулар узды.
Рената шәһәрләр, илләр гизәргә бик ярата. «Күпне күрәсең, кызыклы кешеләр белән очрашасың, яңа дуслар табыла. Бигрәк тә җыелма командалар очрашуы ошый миңа. Анда көрәшчеләр төрле яклардан килә. Әле без Әстерханда, Чиләбедә, Түбән Камада, Карачаево-Черкесиядә булдык. Әстерханда 2нче урын яуладым», – ди спортчы.
Спорт белән шөгыльләнү аның укуына комачауламый, киресенчә, уңай тәэсир итә. Үз-үзенә таләпчән кыз турнирларда йөргәндә конспектларны сыйныфташларыннан ватсап аша сорап алып, дәресләрен әзерли. Үзаллы эшләп, җитешеп бара. Сәламәт тормыш алып бару – үзе бәхет бит ул. Сыйныфташлары аны хөрмәт итә, һәр җиңүе белән котлыйлар, озатып калганда уңышлар телиләр.
«Җиңүләреңнең сере нидә?» – дигән сорауга: «Көрәшче физик яктан нинди генә көчле күренмәсен, тренировкалар булмаса, ул җиңүгә ирешә алмый. Шуның өчен мин үземнең җиңүемдә шикләнмим. Чөнки бервакытта да сәбәпсез тренировкаларны калдырмыйм», – ди Рената. Аннан спортчыларның һәрберсенең тик үзе генә белгән алымнары була. Көрәшнең дә үз серләре, үз таләпләре бар. Кушакны бервакытта да ычкындырырга ярамый, куллар һәрвакыт аркада, ә көрәшче махсус киемдә булырга тиеш. Көндәшне ике калак сөягенә егып салырга кирәк. Ул белмәгән ысулны кулланып, җиңүгә ирешергә мөмкин булуын белә Рената. Монда үз эшенең остасы, тренер Идрис Гыйләҗевның эчкерсез хезмәте, тырышлыгы ята. «Балачактан балаларны кызыксындыру, еллар дәвамында спорт төренә мәхәббәт уяту җиңелләрдән түгел. Әлбәттә, ата-аналар белән бердәм булып, балаларның теләген кире какмый, арытаба үстерү мотлак. Тренер эше шундый: бала күңелендә ышаныч уята белү. Кайчагында мактап куярга, кайчагында үҗәтлек тә таләп итәргә кирәк», – ди тренер Идрис Гыйләҗев.
Ә күптән түгел алар үсмерләр арасында билбаулы көрәш буенча дөнья беренчелегендә катнашты. Анда Русия, Үзбәкстан, Пакистан, Япония, Индия, Казахстан, Таҗикистан, Әзербайжан, Кыргызстан, Молдовия, Белоруссия, Монголия, Абхазиядән килгән иң оста спортчылар көч сынашты. Безнең Ренатабыз анда да сынатмый, көмеш медальгә лаек булды.
РФ һәм БР җыелма командалары әгъзасы Рената быел чыгарылыш сыйныфында укый. Ул – Башкортстан Республикасы Башлыгы стипендиаты. Алда бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Сынауларга бирешмәгән якташыбыз, спортта бил бирмәгән кебек, анда да сынатмас.
Күптән түгел район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов Ренатага җиңүләрен чагылдырган баннер бүләк итте, һәм ул яшь спортчы яшәгән йорт фасадыннан урын алды. 20 декабрьдә район мәдәният сараенда район хакимияте башлыгының сәләтле һәм талантлы балалар, спортчылар өчен «Ел триумфы» елкасы үтте. Районыбыз исемен төрле илләргә таныткан Рената Шәймөхәммәтова да сәхнә түрендә булды. Уңышлар юлдаш булсын сиңа, Тәтешлебез горурлыгы!