Җир йөзендә ни өчен яшисең, дисәләр, иманым камил, һәр ананың җавабы бер: балаларым, булыр. Без аналар, бала, дип гомер итәбез. Алар белән бергә үсәбез, белем алабыз, шатланабыз, кайгырабыз. Әниләрнең тәкъдире шулай язылган.
Әнә, Югары Тәтешленең кышкы урамыннан кызу-кызу атлап бер апа килә. Кайда ашыга икән? Әлбәттә, баһадир уллар үстергән ананың оныклары янына ашыгуыдыр… Мөлаем бу ханым – Роза Садрислам кызы Гәрәева. Тәтешле туфрагында туып-үскән, белем алган, тырыш хезмәт салган хатын-кыз ул. Роза бик тату, әдәпле гаиләдә туып-үсә. Әтисе – Садрислам Бөек Ватан сугышы ветераны «Кызыл йолдыз», I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Венаны азат иткән өчен» медале белән бүләкләнгән. Әнисе Йортбикә гомер буе җитештерү конторасында баш бухгалтер булып хезмәт сала. Розаның ике абыйсы да акыллы, укымышлы булып үсеп, ватан алдындагы бурычларын үтәп хезмәт итеп кайталар һәм туган җирләрендә тормыш коралар. Роза да алар кебек үз-үзенә бик таләпчән булып үсә, физкультура белән шөгыльләнә, чаңгы ярышларында гел алдынгылыкны бирми. «Биология дәресләрен бик ярата идем. Бәләкәйдән чәчәкләр, бүлмә гөлләре үстерү белән шөгыльләндем. Әти-әниле булгач, гаиләбез бернигә дә мохтаҗ булмады. Бик тәрбияле үстек», – дип, үсмер елларын искә ала Роза апа. Элек мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлаган укучыларны авыл мәктәпләренә укытырга җибәрәләр иде. Роза апаны да Шулган мәктәбенә инглиз телен укытырга җибәрәләр. Соңрак читтән торып Уфа педагогия институтына укырга керә ул. Гомерлек мәхәббәте – Бөре педагогия институтының физика-математика бүлеген тәмамлап эшкә килгән Борай егете Наил Гыйльмулла улы белән кавышкач, Бүлкайпан мәктәбенә күчә. Беренче улларына ул елларда киң таралган Вилмир исемен сайлыйлар (Владимир Ильич Ленин). 1979 елда яшьлек дәрте аларны Казахстан җирләренә алып китә. Тормыш яхшы, акча түлиләр, яшәрләренә фатир да бар. Роза апа педагог-оештыручы булып, ә Наиле йөк станциясе начальнигы булып эшли. Уллары Марат һәм Ринат та шунда дөньяга килә. Балалар белән булашып көне узган Розаның өч бала белән ялгыз калачагы күңеленә дә килми. Әмма, син күрәсен беркем дә күрми. Аяз көнне яшен суккандай, тормыш иптәшендә яман шеш булуы ачыклана. Вакыт узган, ярдәм итеп булмый. Ут эчендә калган Роза тормыш иптәшен Тәтешлегә алып кайтырга карар итә. Борайда яшәүче кайнәсе дә каршы килми. Наил Гыйльмулла улын Тәтешледә җирлиләр. 13 кенә ел бергә яшәп кала алар. Төпчекләре Ринатка нибары алты яшь була. Нишлисең, үлгән артыннан үлеп булмый, балалар хакына яшәргә көч таба Роза ханым. Үзе әни, үзе әти булып, туганнары, хезмәттәшләре ярдәме белән кайгыларны ерып чыга. Читтән торып Чиләбе авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Лаеклы ялга чыкканчы район электр челтәрләрендә агент булып хезмәт сала ул. Уллары да сөендереп кенә тора: мәктәптә яхшы укыйлар, спорт белән шөгыльләнәләр. Ринат биергә ярата, баянда уйный, шахмат-шашка белән мавыга, җитешмәгән җире юк. Әтисе кебек математиканы ярата. Җәйләрен бергәләп печән хәзерлиләр, утын кисәләр. Өчесе дә техника яраталар.
Тормыш үз җаена бара. Вилмир – Казан авиация институтын, Марат Кунгур агротехнологияләр һәм идарә техникумын тәмамлый. Ринат Екатеринбургта югары хәрби артиллерия училищесын тәмамлап, Сахалинда хезмәт итә.
«Улларым тәртипле булмаса, ир-егетләр арасында эшли алмас идем. Бөтен өйдәге эшне алар башкарды. Үзара да нык тату булып үстеләр. Эштә өстемә тәмәке исе сеңә икән. Кайтып кергәч малайлар шукланганмы әллә, дип, аларның киемен иснәп карыйм. Бервакыт Ринатым: «Әни, синнән килә бит ул тәмәке исе», – ди. Кыенсынып киттем. Көн-таң атса авылларда счетчик тикшереп йөрибез Элек анда электр чутламасын өчен нәрсә генә тыкмыйлар, счетчикларны ни генә кыландырмыйлар иде, заманасы шулай булгандыр инде», – дип хезмәт елларын искә ала Роза апа.
Роза ханымның өч улы да башлы-күзле булып, оныклар белән сөендерә. Киленнәре дә, әни, дип өзелеп тора. Ләкин язмыш ана алдына тагын сынаулар китереп куя. 26 яшендә Маратын әтисенеке кебек яман чир аяктан ега. Катлаулы операция үтәргә туры килә аңа. Берничә ел үтүгә чир тагын баш калкыта. 35 яшьлек өрлек кебек улын югалтуы Роза апаны хуштан яздыра. Улының дәвамы булып өч баласы кала. Нәнәебез, дип муенына сарылып торган нарасыйлар хакына егылыр чакларында да аягына торып баса Роза ханым.
Ринат Бурятиядә өйләнеп, ике ул үстерә. Ерак яшәсәләр дә еш кайтырга тырышалар. Уллары да: «Әти кебек хәрби булабыз», – дип үсеп киләләр. Бәйрәмнәргә кайталмаганда әнисенә гел чәчәк гөлләмәләре җибәрә Ринат.
Махсус хәрби операция башлану белән Ринат Наил улы алгы сафка баса. Запорожье юнәлешендә дошманга каршы тора алар. Үзйөрешле артиллерия дивизионы командирының штаб начальнигы урынбасары, гвардия майоры Ринат Гәрәев намуслы хезмәте өчен Суворов медале белән бүләкләнә. «Әни, менә шушы медальнең миңа пенсиягә чыкканда файдасы булачак», – ди ул. Солдатлар, хезмәттәшләре арасында абруй казанган Ринат Гәрәевка отставкага чыгарга ярты ел калган була…
Үлгәннән соң «Батырлык» һәм Шәйморатов орденнары белән бүләкләнә ул.
Кышкы салкын көн. Көтмәгәндә Роза апага улы Вилмир килеп керә. Никтер бик боек, күзләре кызарган, тыны кысылган, ишетелер-ишетелмәс кенә итеп: «Әни, Ринат һәлак булган», – ди ул. Аяк астыннан җир убылган кебек ана улы кулына сыгылып төшә.
«28нче декабрьдә кайгылы хәбәр алдык. Бер атнадан улыбызны барлык дини йолаларны үтәп, соңгы юлга озаттык.Аның белән хушлашырга район һәм республика вәкилләре, сыйныфташлары, дуслары, барча авыл халкы җыелды. Бераз вакыттан соң төшемә керде. Матур итеп киенгән, машинада килеп туктады да, елмаеп карап тора. Ул тормышны яратып, елмаеп яшәде. Ә күптән түгел, килеп кочаклап алды да көлеп тора. Сипкелләренә кадәр, кулының җылысына кадәр тоеп уяндым», – ди Роза Садрислам кызы.
Роза ханым улы вафатыннан соң ике ай дәваханәдә ята. Ринат һәлак булгач, Радий Хәбиров аларга шәхсән үзе килеп хәл белә. «Нинди ярдәм кирәк, барсын да эшлибез», – ди Республика Башлыгы.
– Мине икенче көнне үк Уфага дәваханәгә салдылар. Изге күңелле кешеләр ярдәмендә исән калдым. Вилмир улыма икеләтә авыр булды. Кайгыларны ерып чыгарга көч тапты балам. Карап торган ышанычым, таянычым ул калды. Олыгайган көнемдә йорт салып бирде. Энеләре юклыгына аның да күңеле әрни. Эх, туганнарым, дип көрсенгән чаклары еш була. Алар бар эшләрне дә күмәкләшеп башкара иде. Марат белән Ринатны шаянлыклары өчен «Братья Пономорёвы» дип йөрттеләр. Шундый гөнаһсыз балалар да үлеп ятсын инде. Йөрәк яраларын вакыт төзәтә, диләр. Юк, алай түгел, бала кайгылары кабергә кергәнче үзең белән кала. Күпме ир-егетләребезне югалттык, күпме аналар минем кебек кайнар яшь түгә. Кайчагында сискәнеп китәм: әле дә улымның шалтыратуын көтеп утырам икән ләбаса… Кочагына чәчәкләр тотып кайтып керер дә: «Әнием, бик сагындым», – дияр кебек тоела…, – ди батыр яугир анасы.