Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел!
7 апрель , 12:58

Ир-егетләр – дөнья тоткасы

Әтисез үскән малай 13 яшендә берүзе мунча тергезгән.

Ир-егетләр – дөнья тоткасы
Ир-егетләр – дөнья тоткасы

Артавыл кечкенә авыл булса да заман җилләренә бирешми, үз йөзен югалт­мый яшәргә тырыша әле. Кайчандыр Әмиров хуҗалыгының 5нче бригадасының гөрләп торган чаклары бар иде. Күпме мактауга лаек механизатор, терлекчеләр, урманчылар чыккан шушы авылдан. Өлкәннәр, авыл картайды, дип уфтана. Шулай да яшьләрнең кире кайтып, туган нигезләрен тергезер дигән өмет яши әле күңел түрләрендә.

Әйе, туган авыл балачакның матур истәлекләрен сакласа да, дөнья тоткасы булган яшьләр, тупылдашып туган балалар әз шул инде. Авылда староста һәм бригадир итеп сайлап куйган егетебез дә район үзәгендә яши. Шәхси эшкуарлык белән шөгыльләнеп, тирә-якка утын, такта, агач кирәк-яраклары белән тәэмин итүче Радмир Әхмәдишин шушы авылда туып-үскән. Бердәнбер улын әнисе Фәнүзә апа һәр көн иртән кайнар ашлар белән каршы ала. Гомер буе малчылыкта намуслы хезмәте өчен Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булган хезмәт ветераны ул Фәнүзә Сәлим кызы. Әле дә үз ихатасында мал-туар, кош-корт асрый. «Җәйләрен казлар үстерергә яратам, хәрәкәттә – бәрәкәт», – ди ул. Әйе, уңган ана мич ягып, ипиен, мич ашларын пешерә. Сый-хөрмәттән өстәлләре сыгылып тора. Әнисе Радмирга зур терәк, кирәк икән эшчеләрен дә ашатып чыгара. Ә эшкуарга тирә-яктан кешеләр күп килә. Махсус хәрби операция башлангач авыл Советы башлыгы һәм урманчылар белән киңәшләшеп, яугирләрнең гаиләләрен утын белән тәэмин иткән ул.

– Урман эше – авыр хезмәт. Ярый әле авылдагы ир-егетләр булыша. Ярдәм сорап килүчеләрне кире какмыйм, хәлдән килгәнчә булышырга тырышам. Агач эшкәртү цехы зур булмаса да, көн дә эшче көче таләп ителә. Бер кеше шушында урнашып хезмәт хакы ала. Яңа ел алдыннан симерткән башмакларны озаткач, фермалар да бушап калды. Көннәр җылыткач, төзекләндерү эшләре башлап җибәрербез, дип торабыз. Язга таналар кайтуы көтелә. Халыкка да эш була. Әле анда хуҗалык атлары тотабыз. Мал азыгы җитәрлек: фураж, салам, колыннарга печәнебез дә бар. Азрак силос та бирәбез. Гади атлар булса да сабантуенда беренчелекне бирмәде безнекеләр. Бертуган Илнар һәм Илназ Миңнеголовлар ел саен ярышта катнаша. Авылда ат өстендә килгән ир-егеттән дә матур күренеш юктыр. Ат үрчетү дә үзенә күрә бер бизнес. Чөнки бөтен хуҗалыкларда да атлар үрчетмиләр. Без шуңа да хуҗалык рәисенә рәхмәтлебез, – ди эшкуар.

Армия сафларыннан соң читкә чыгып киткән Радмир авыл тормышын яхшы белә. Ә ил алдында булган бурычын ул Эстониядә үти. Аннан соң водитель һөнәрен үзләштергән егет ун елга якын себер якларында яшәп, үз авылыннан да кадерлерәк җир юклыгына инанып кайта. Үз эшен ачып җибәрүе дә шуңа дәлил. Район үзәгендә халыкны социаль яклау бүлегендә эшсезләр исемлегендә торырга да туры килә аңа. 2010 елда эшкуарга социаль ярдәм йөзеннән корылмалар алырга 58 мең акча бүленә. Күз курка, кул эшли. Ә иң мөһиме, син булдырасың, дип дәртләндереп торучы, аның нечкә күңелен аңлаучы гаиләсе була. «Үз сүзендә тора белгән, кешеләргә карата таләпчән, ярдәмчел ул Радмир. Кайнәмә чын ир-егет, яхшы кеше үстергәне, кечкенәдән хезмәт сөяргә, пөхтәлеккә, матурлыкны күрә белергә өйрәткәне өчен мең рәхмәт. Әтисез үскән малай 13 яшендә берүзе мунча тергезгән», – дип горурланып сөйли тормыш иптәше Надия Ногман кызы Радмир хакында. Ә Надия ханым үзе бухгалтер һөнәрен сайлаган, Югары Тәтешле авыл Советында белгеч булып хезмәт сала.

Радмир көннәр буе Артавылда: хуҗалык эшләрен дә алып барырга, пилорамасын да һәрвакыт тәртиптә тотарга, кышын ягып җылытырга, ир-егетләрне эшкә юнәлтергә кирәк. Көндәлек эшләрен тәмамлап өенә кайтканчы кичләр җитә. «Пенсиягә чыккач, өйдә генә утырырбыз әле. Иң мөһиме, гаиләдәге татулык, балалар, әниләрнең исән-сау булуы. Сәламәт булсаң, бар да була», – ди Радмир Әхмәдишин.

Автор: Фарзана Исмагилова
Читайте нас