Барлык яңалыклар
Чаралар
9 гыйнвар 2019, 15:50

Яңа ел могҗизалары

Мөмкинлекләре чиклән­гән­нәр­не реабилитацияләү үзәгендә, Шулган балалар приютында тәрбияләнүче балалар янына Яңа ел алдыннан бик күп кунаклар килде. Алар арасында бәйрәмнең төп геройлары – Кыш бабай белән Карсылу да бар. Ә балаларның иң көтеп алганы – олы абый-апаларының бәйрәм күчтәнәче.

Мөмкинлекләре чикләнгәннәрне реабилитацияләү үзәгендә, Шулган балалар приютында тәрбияләнүче балалар янына Яңа ел алдыннан бик күп кунаклар килде. Алар арасында бәйрәмнең төп геройлары – Кыш бабай белән Карсылу да бар. Ә балаларның иң көтеп алганы – олы абый-апаларының бәйрәм күчтәнәче.
Реабилитацияләү үзәгенә муниципаль район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев килеп, Яңа ел белән котлап, балаларга күчтәнәчләр тапшырды. Җиде районны бер­ләш­тергән «Гаилә» районара үзәге директоры Илүс Исламов балаларга тулы канлы тормыш белән яшәп, спорт, музыка, яраткан шө­гыль­ләре белән мавыгып, сә­ла­мәт булып, елмаеп-көлеп яшәү­ләрен теләде. Моның өчен яңа бинада барлык уңайлыклар да булдырылган.
Бәйрәмгә ямь өстәп, Уфа шә­һәреннән «Башнефть» оешмасы волонтерлары килеп керде. Алар ел саен балаларга күч­тә­нәч­ләр алып килә. Шушындый бү­ләк­ләр приют балаларын да шатландырды. Яңа ел алдыннан бе­рен­челәрдән булып аларны район җә­мә­гать советы котлады. «Мегабит» җәмгыяте директоры Камил Ибәтуллин 21 пар киездек алып килде. «Ромашка» балалар бакчасы хезмәткәрләре өч тюбинг, хоккей һәм чаңгы таяклары бүләк итте. Шәхси эшкуар Р. Дилмөхәммәтов, Югары Тәтешледә яшәүче Сәйфет­ди­новлар, Бе­ләш­тән Хәт­мул­лин­нар гаи­ләләре, 2нче мәктәп коллективы, «Киске Өфө» гәзите һәм район эчке эшләр бүлеге хез­мәткәрләре сабыйларны Яңа ел күчтәнәчләре белән шатландырды, җыр-биюгә дәртле кызларга, малайларга магнитофон алып килде алар. Аларны зурлап, кү­ңелләрендә өмет, яшәүгә дәрт уятучыларга балаларның нурлы күзләрендә мең-мең рәхмәтләр чагылды.
Фәрзәнә Исмәгыйлева.
Читайте нас: