Барлык яңалыклар
Чаралар
29 гыйнвар 2019, 11:58

«Урман кызы» белән очрашу

Тәтешле үзәк китапханә хезмәткәрләре төрле катлам китап укучыларда китап-басмаларга хөрмәт тәрбияләү максатында бихисап чаралар уздыра. Бу җәһәттән якташ язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар үтемле.


«Сөю авазы» һәм «Урман кызы» ди­гән китапларына күзәтү дә ясалды.

Эльвера Абдуллина – гаҗәеп әңгәмәдәш. Ул китап укучыларга иҗаты, кайда хезмәт куюы турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Тумышы белән ул Кодаш авылыннан, колхозчы гаиләсеннән, шуңа күрә туган якка сөю, табигатьнең матурлыгына соклану аны гомере буе озата бара. Ул мәктәп елларын, укытучыларын, авыл халкын бик җылы искә алды. Кодашта үткән еллары аеруча кадерле аңа.

Бүгенге көндә исә ике шигъри китабы дөнья күрде. Аларда хатын-кызның хис-тойгылары, мәхәббәт кичерешләре, гомер, туган җир, заман, кеше язмышы, мәңгелек турында фәлсәфи уйланулары, сагыш-әрнүләре, тел проблемалары бәян ителә. Эльвера Абдуллинаның шигърияте халыкчанлыгы белән аерылып тора.

Кичәдә авторның бик күп ши­гырьләре сөйләнелде, аңа сораулар да күп булды. Шагыйрә аларга кызык итеп җавап бирде. Ачык йөзе, киң күңеллелеге, кешелеклелеге белән үзенә карата ул Эльвера апа. Зур сәләткә ия, шул ук вакытта үзен бик гади тотучы гүзәл ханым күңелләребезгә яхшылык, мәрхәмәтлелек орлыклары салып китте, тормышның кадерен белеп яшәргә кирәклеген төшендерде.


Зинира Шәрәфиева, район үзәк китапханәсе хезмәткәре.
Читайте нас: