Барлык яңалыклар
Чаралар
6 февраль 2019, 17:56

Сез - безнең байлыгыбыз!

Кичә Тәтешле мәгълүмат үзәгендә «Тәтешле хәбәрләре» гәзитенең авыл хәбәрчеләре белән җылы очрашу үтте.


Сер түгел, әле бер биш-алты ел элек кенә авыллардан мәкаләләр юллаган хәбәрчеләребез күпкә күбрәк иде. Кызганычка, аларның саны бүген сирәгәеп калды. Бүген үткән вакытлар белән чагыштырганда ярты составтан да азрак калган коллективыбыз өчен авыл хәбәрчеләрен югалту бер дә күңелле түгел. Фидәлия Мостафина, Клара Байгазина, Шәриф Сәетов, Фируза Бәдамшина Лиза Фәтхуллина, Фәнүрә Махиянова, Валерий Шәисламов, Рәмия Сәгыева, Фәния Муллаярова кебек патриотларыбыз белән янәшә яңа буын хәбәрчеләребезне дә күрергә, алар белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә теләгебез. Чөнки, авылдашлары, биләмәдәшләре белән яхшы таныш булулары сәбәпле, үзләре яшәгән авыллардан иң матур , иң мәгънәле эчтәлекле язмаларны бары тик алар гына юллый ала.

Җылы әңгәмәгә корылды, җыр-моңнар белән үрелде бу кичә. Авыл хәбәрчеләребез язуда гына түгел, җыр-моңда да оста булуларын исбатлады. Әйе, йөрәгендә илһам яшәгән кеше шундый була. Бу очрашу һәммәбезнең күңелләрендә озак сакланып, киләчәктә дә матур хезмәттәшлек итүгә ныклы этәргеч булыр дип ышанып калабыз.


Миләүшә ГӘРӘЕВА.
Читайте нас: