Барлык яңалыклар
Чаралар
8 февраль 2019, 15:02

Ветераннар булдырды!

Узган елда «Белем» Русия оешмасының төбәк бүлекчәсе рәисеннән район үзәк китапханәсенә хат килеп төште. Анда өлкән буын вәкилләре арасында барган интеллектуаль уенда катнашырга тәкъдим була. Китапханә хезмәткәрләре моңа берсүзсез ризалык белдерә һәм команда туплана. Үз белемнәрен, зирәклеген сынарга Инзәлиф Гайсин, Ленария Кәрамова, Венера Закирова, Неля Локманова, Людмила Фәрхитова, Нәфисә Солтанова теләк белдерде.

Безнең «ТатУм» командасы бу ярышның зона этабында уңышлы чыгыш ясап, җиңү яулады һәм икенче ярышларда катнашырга хокук алды. Анда да командабыз сынатмады. Өченче турга чыгу барчабызны янә канатландырды.
Агымдагы елның 30 гыйнварында безне янә зур сынау көт­те. Монысы инде төбәкара кү­ләм­дә иде. Республикадан тыш, Пермь крае, Чиләбе, Оренбург, Самара өлкәләреннән командалар бар иде. Төп ярышта да сынатмадык. Пермь һәм Октябрьский командаларыннан азга гына калып, безнең «ТатУм» командасы 3нче урын яулады. Өс­тә­ве­нә, «Иң яхшы интеллектуал» исе­ме­нә безнең Инзәлиф Гайсин лаек булды һәм махсус приз бе­лән бүләкләнде. Команда әгъ­за­ла­рына сертификатлар тапшырылды.
Бу бәйгедән без, хаклы ялдагылар, дәртләнеп, канатланып кайттык. Олыгаерга ирек бирми безне бу ярышка әзерләгән һәркемгә рәхмәтебезне җит­ке­рәбез.
Вадим Шәйхлисламов, «Тат­Ум» командасы капитаны.
Югары Тәтешле.
Читайте нас: