Сугыш 9 ел 1 ай 19 көн дәвам итә. Илебезнең 15 мең солдат һәм офицеры Әфган басуларында, тарлавыкларында, тау сукмакларында ятып калган. Башкортстанга килгәндә, аның бу сугышта 9,5 мең кешесе катнаша, 343е кире әйләнеп кайта алмый. Безнең районнан Әфганстанга 44 кеше чакырыла. Аларның икесе – Андрей Гәрәйшин һәм Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Рәдим Мөхәмәдуллин туган җиренә кире әйләнеп кайта алмый.
Кызганыч, утны-суны кичкән әфганчыларга хөкүмәт тарафыннан игътибар җитеп бетми әле. Күп вакыт алар үз проблемалары белән бер ялгызы калырга, үз хокуклары өчен көрәшергә мәҗбүр. Рәдим Мөхәмәдуллин белән бер полкта хезмәт иткән Федоровка районында яшәүче Миңлерәис Батталовны да борчый бу битарафлык. Хөкүмәтнең, җәмәгатьчелекнең игътибарын әфганчыларга аз гына булса да юнәлтү, гаделсез сугыш корбаннарының истәлеген мәңгеләштерү максатында, башыннан кичкән вакыйгаларны китап итеп яза ул. «Вокзал 80‑82. Истәлекләр» дип исемләнгән китап 500 данә белән дөнья күрә. Анда якташыбыз Рәдим Мөхәмәдуллин турында да истәлекләр, аның тормышына һәм һәлак булуына бәйле вакыйгалар сурәтләнгән.
Автор китапның берсен безнең районның элекке ветераннар советы рәисе Рөстәм Фаһамановка юллый һәм Рәдим укыган мәктәп музеена мирас итеп тапшыруын үтенә. Истәлекле даталар – әфганчыларны искә алу һәм Ватанны саклаучылар көне алдыннан әлеге изге эшне үтәү өчен Рөстәм Әбетәм улы һәм бер төркем әфганчылар: Җәмил Исламов, Марат Имаев, Рәфил Фәтхетдинов, Акбулатта туып үсеп, әлеге көндә Нефтекамада яшәүче Алмаз Гарифҗанов Аксәет мәктәбе укучылары белән очрашуга килде. Авторның автографы куелган китап тантаналы шартларда мәктәп музеена тапшырылды.
Әйтергә кирәк, батыр якташыбызның истәлеге мәктәптә кадерләп саклана: музейда аңа багышланган почмак, мәктәп диварында мемориаль такта булдырылган. Яугир рухына багышланган чаралар матур традиция булып яши.
– Бу китап безнең мәктәп өчен зур мирас булачак, без аны укыячакбыз һәм кадерләп саклаячакбыз, – диде мәктәп директоры Эльза Рәхимҗанова, кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткереп. Әдәби-тарихи басма хәрби тарихчыларга, яугир-әфганчыларга, Русия һәм Башкортстан тарихы белән кызыксынган һәр гади кешегә адресланган.
Шунысы бәхәссез: мәктәп музеенда урын алган комарткы үз укучыларын тапмый калмас, чөнки дәһшәтле еллар хәрбиләрне, тарихчыларны һәм җәмгыятьне озак еллар дәвамында борчыячак әле. Аның тарихы безнең солдатлар, сугыш уты белән көйдерелгән буын каны һәм аналар күз яше белән язылган.
Әйе, ир балага туган иле алдында үз бурычын үтәү вазыйфасы йөкләнгән. Ләкин солдат сугышны сайламый һәм аны игълан итми. Ул бары тик Ватан алдында изге бурычын үти. Әфган сугышында катнашучылар ил каршында биргән антларына тугры калдылар. Безнең бурыч – аларны онытмау, хәтердән җуймау. Бүгенге чараның асылы да нәкъ шуннан гыйбарәт иде.
Шушы истәлекле көн алдыннан Балтач районында ветеран-әфганчылар катнашлыгында хәрби-спорт форумы узды. Анда Тәтешле, Балтач, Борай, Кыйгы, Аскын, Мишкә, Караидел районнарыннан килгән яугирләр катнашты. Ярышлар бик көчергәнешле барды. Кичәге солдатлар бүген дә сынатмады. Якташларыбыз дартс һәм пневматик винтовкадан атуда беренчелекне бирмәде.
Урында мени эш! Очрашу, үткәннәрне искә алу, тыныч тормышта яшәүнең кадерен аңлау – менә нәрсә мөһим. Тантаналы чара район мәдәният сараенда дәвам итте.
Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма бу гаделсез сугыш корбаннары, безнең арада яшәгән яугирләр онытылырга тиеш түгел.
Укытучы Әнүдә Габдуллина балаларны Әфган сугышы тарихы белән таныштырып үтте. Укучыларны кызыксындырган сораулар бик күп иде. Раданис Җәдит улы хезмәт иткән елларын искә алып, шуларны сөйләп үтте:
«Мин 1986 елда солдат хезмәтенә алындым. Башта Төркмәнстанда укуда булдык, өч айдан соң солдат язмышы Әфган җиренә китерде. Анда БДРМ-2 дип аталган хәрби машинаның йөртүчесе булдым. Андагы хәрби хезмәт дәвамында «Батырлык өчен» медале һәм СССРның Югары Советы Президиумының грамотасы белән бүләкләндем. Балалар, бүген бик тыныч тормышта яшибез, сезгә андый сугышларны күрергә язмасын», – дип тәмамлады сүзен хәрби ветеран.
Әйе, Раданис Җәдит улына бу куркыныч сугышта көн дә үлем белән очрашырга туры килә. Әмма ул беркайчан да төшенкелеккә бирелми, һәрбер кушылган эшне җиренә җиткереп башкара, яудашларына тугры иптәш, үрнәк булып тора. Берничә тапкыр әти-әнисе исеменә Раданис Салиховның командирыннан Рәхмәт хатлары килә.
Тормыш дәвам итә. Күпме солдатыбыз һәлак булган бу сугышта. Аларны без беркайчан да онытырга тиеш түгел. Әфган хакында истәлекләр иске фото, видеотасмаларда, җыр һәм шигырьләрдә генә яшәп калмыйча, менә шундый очрашулар аша яңа үсеп килүче буынның да хәтерендә мәңгелеккә уелып калачак.
Ләйсән Салихова, Кашкак авылы китапханәчесе.