Барлык яңалыклар
Чаралар
1 март 2019, 16:18

Булачак сакчылар!

23 февраль алдыннан безнең балалар бакчасында «Ватанны саклаучылар көне» атналыгы үтте. Аны йомгаклау чарасы итеп без «Әйдәгез, егетләр!» дигән чара үткәрдек.

Әтиләр хәрби хезмәтләре турында сөйләде, армия альбомнарын күрсәтте, булачак солдатларга үгет-нәсыйхәтләр бирде. Аннары малайлар һәм әтиләр каршылыклар полосасы үтеп, атуда, «минадан тазарту» буенча ярышларда катнашып, үзләренең көчен һәм җитезлеген исбатлады. Кызлар да читтә калмады: катнашучыларны шигырьләре, җырлары белән котлады, истәлекле открыткалар бүләк итте. Чара ахырында балалар әтиләренә бүләкләрен тапшырды.
Лилия Хәмидуллина, «Каенкай» балалар бакчасы тәрбиячесе.
Читайте нас: