Үткән атнада Уфада умартачыларның төбәк съезды булып узды. Анда БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын вакытлыча башкаручы – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов, Русия умартачыларының милли союзы президенты Арнольд Бутов, БР буенча Россельхознадзор, ветеринария идарәләре җитәкчеләре Русиянең башка төбәкләреннән әйдәүче галимнәр, фән докторлары, профессорлар, эре практик-умартачылар катнашты.
Ике көн дәвамында барган съездда бик күп мәсьәләләр күтәрелде. Әйе, бүгенге көндә кортчыларны борчыган проблемалар күп икәне киңәшмә барышында биргән сораулардан күренде.
Башкорт балы, чынлап та, дөньяда иң яхшысы. Әмма моны әлегә бик күпләр белми. Шуның өчен дә башкорт балын һәм умартачылыкны популярлаштыру зарур. Агымдагы елдан ук «Сөт иле» фестивале кебек республика дәрәҗәсендә «Бал фестивале» дә уздырыла башлаячак. Шулай ук күчмә лаборатория булдыру хакында да сүз кузгатылды. Ул түләүсез һәм ирекле рәвештә булачак. Болар хакында Илшат Фәзрахманов белдерде.
Арнольд Бутов, узачак «Апимондия» башкорт умартачыларына балның дөньякүләмендәге ассортименты, яңа технологияләр белән танышу өчен уникаль мөмкинлек, дип белдерде. Киләчәктә Мәскәүдә «Башкорт балы» атналыгы уздыру хакында да сүз кузгатты.
Күпләп юкә агачлары киселү умартачыларны нык борчый. Бу хакта БР урман хуҗалыгы министры урынбасары Венер Ваһитов белән әңгәмә корылды. Киләчәктә бу мәсьәләне ныклы контрольгә алырга дигән карарга килделәр. Моның өчен кортчылар үзләре дә булышлык итәргә тиеш. Күпләп юкә агачларын кисү очрагы теркәлгәндә турыдан-туры элемтәгә чыгар өчен Венер Фәнир улы шәхси номерын бирде.
Умарталарны чиплау да кызу әңгәмә тудырды. Законга ярашлы, агымдагы елда барлык корт умарталарына да махсус чиплар беркетелгән булырга тиеш. Бу эш республикада башланды инде. Чиптагы мәгълүмат ветеринария хезмәтенә, кортчылык продукциясен сатып алучыларга ул нинди территориядәге кортбакчада җитештерелгән, аның хуҗасы кем икәнен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Иң мөһиме – безнең башкорт бал кортларын төрле йогышлы чирләрдән азат итәргә, нәселен саклап калырга булышачак. Умартачылар тарафыннан, кортбакчага бер генә чип урнаштыру дөрес булыр иде, бер умартадагы корт бүген булырга, иртәгә булмаска мөмкин, барыбер бал һәр умартадан аерым-аерым суыртылмый, бер урынга туплана, дигән фикерләр яңгырады. Чипларның хакы төрлечә булу да канәгатьсезлек тудырды. Яздан бал кортларын урындагы лабораторияләргә алып килү хакында да онытмаска кирәк.
Кортчылык дигәндә, без никтер балны гына күз алдына китерәбез. Прополис, балавыз, ана корт сөте, бал икмәге (перга), үлгән корт (подмор), забрус – шулай ук яхшы бәяләнгән бик тә сыйфатлы һәм файдалы кортчылык продукциясе. Күпләр аларны җитештереп, реализацияли белми. Саткан очракта да өч тиенгә озата. Ә алыпсатарлар баей. Кортчыга үз продукциясен җитештерү генә түгел, ә рекламаларга, аны лаеклы хакка сатарга өйрәнергә вакыт җитте.
Апитерапия, ягъни кортчылык продукциясе белән сәламәтләнү елдан-ел популярлаша. Чыгыш ясаучылар дөрес билгеләде: умартачы, тәү чиратта, үзе физик һәм рухи сәламәт булырга, башкаларны да үз артыннан җәлеп итәргә тиеш. Өметле киләчәк – сәламәт яшьләр кулында. Шулай булгач, яшь буынны бал ашарга өйрәтү, умартачылык эше белән кызыксындыру мөһим. Моны чит илләр тәҗрибәсендә өйрәнгән Смоленск өлкәсе шәхси эшкуары Антонина Шакшина белдерде. Аның фикеренчә, бәлки мәктәпләрдә үк умартачылыкны укыта башларга, балаларны кортбакчаларга экскурсияләргә йөртергә кирәктер.
Кызганычка каршы, күпме бал җитештереп тә, Русия иң аз бал ашаучы илләр исемлегендә тора.
Киңәшмәдә шулай ук районнарда умартачылар оешмасы булдыру киркәлеге дә ассызыкланды. Яшьләр сарае бинасы фойесында урнаштырылган күргәзмә чарада катнашучылар тарафыннан зур кызыксыну белән кабул ителде. Ул көнне күчмә лаборатория дә эшләде.
Мондый съезд традициягә кертелеп, арытабан ел да март аенда уздырылачак, дип билгеләнде.
Алмаз СӘЛИМГӘРӘЕВ, съездда катнашучы.