Барлык яңалыклар
Чаралар
9 апрель 2019, 12:43

Яз килә, яз!

Олысы-кечесе кышны озатуга чыккан. Электән калган гореф-гадәтләр безнең көннәрдә дә югалып калмый, яңара, тулылана бара. Биҗ һәм Йосып авыллары халкы да күмәк бәйрәмнәрне бик ярата. Үткән шимбәдә бездә дә Нәүрүз бәйрәме гөрләп үтте.

Кунаклар әлеге бәйрәм тарихы белән танышты. Нәүрүзбикә килгән кунакларга, мавыктыргыч уеннарда катнашучыларга күчтәнәчләр өләште: берәүләре ераклыкка киез ката ыргытты, хатын-кызлар ир-егетләр белән көч сынашып, аркан тартты, йомырка салынган кашыкны кабып йөгерде, бүләкләр кисте. Бәйрәм күмәк бию белән дәвам итте. Ярышып, уйнап арыган авылдашлар тәмле тәбикмәк исе таратып торган өстәл, самавыр янына җыелды. Шаулап-гөрләп килүче язны без шулай каршы алдык.
Миләүшә Әхмәтова, Биҗ авыл клубы белгече.
Читайте нас: