Барлык яңалыклар
Чаралар
10 апрель 2019, 18:26

«Иң стильле команда»

БР буенча ЮХХДИ идарәсе менә 20нче ел инде укучылар арасында «Балачакның хәвефсез юлы» темасы астында узган КВН ярышлары үткәрә. Аның төп максаты – кыз һәм малайларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү.

Күптән түгел Караиделдә бу конкурсның зона этабы узды. Унөч команда иң яхшысы титулына ия булу өчен көч сынашты. Районыбыз данын Югары Тәтешле 1нче мәктәбе укучылары яклады. Барлык төр ярышларны да уңышлы үткәннән соң, безнекеләр «Иң стильле команда» номинациясенә ия булды һәм БР буенча ЮХХДИ ида­рә­се дипломы белән бүләк­лән­де. Командалар җитәкчеләре
Рәхмәт хатлары белән тәбрик­ләнде.
Лүзинә Гәрәева, пионервожатая.
Читайте нас: