Барлык яңалыклар
Чаралар
10 апрель 2019, 13:32

Уртада - мөһим мәсьәлә

23 гыйнварда район хакимиятендә районда хокук бозуларны искәртү буенча ведомствоара комиссиянең утырышы үтте.

Көн тәртибендә дүрт мәсьәлә каралды. Район территориясендә узган елда җинаятьчелек торышы һәм хокук бозуларны искәртүгә юнәлтелгән чаралар нәтиҗәлелеген күтәрү буенча чаралар турында – район эчке эшләр бүлеге начальнигы Илшат Хәтмуллин, узган елда халыкның тышкы сәбәпләрдән үлү очрагына китерүче факторлар һәм аларны киметү юллары турында – үзәк район дәваханәсенең баш табибы урынбасары Камил Исмәгыйлев, «Хокук бозуларны искәртү һәм җинаятьчелек белән көрәш» озайлы максатлы программаны үтәү һәм финанслау буенча чаралар турында – финанс идарәсе начальнигы Ринат Мәгъзумов, 2019 елга районда хокук бозуларны искәртү буенча ведомствоара комиссия утырышы планын раслау буенча комиссия секретаре Альбина Шәйморатова мәгълүмат бирде.
Утырыш барышында белем бирү учреждениеләре, сәламәтлек саклау, ял һәм сәламәтләндерү, социаль яклау оешмаларында хәвефсезлекне тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Алар буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: