Барлык яңалыклар
Чаралар
10 апрель 2019, 17:50

Йөрәкләргә уелган Әфган! 30 ел

Февраль уртасы. Бик күпләрне хисләр чолганышында калырга мәҗбүр иткән вакыт ул. Ә быелгысы аеруча. Бүген Совет гаскәрләренең Әфганстан җирләреннән чыгарылуына 30 ел тулды. Һәм, билгеле, бу көн ветеран-әфганчыларны хөрмәтләү һәм һәлак булган барлык хәрби-интернационалистларны искә алу, хәтер көне дә. 10 ел буе барган сугышта Советлар Союзы үзенең 15 мең гражданын югалтты.

Шушы истәлекле көн алдыннан Балтач районында ветеран-әфганчылар кат­нашлыгында хәрби-спорт форумы уз­ды. Анда Тәтешле, Балтач, Борай, Кый­гы, Аскын, Мишкә, Караидел рай­он­нарыннан килгән яугирләр катнашты. Ярышлар бик көчергәнешле барды. Ки­чә­ге солдатлар бүген дә сынатмады. Як­таш­ларыбыз дартс һәм пневматик вин­тов­кадан атуда беренчелекне бир­мә­де.
Урында мени эш! Очрашу, үткәннәрне искә алу, тыныч тормышта яшәүнең кадерен аңлау – менә нәрсә мөһим. Тантаналы чара район мәдәният сараенда дәвам итте.
Еллар үтү белән күп вакыйгалар хә­тердән җуела. Әмма бу гаделсез сугыш корбаннары, безнең арада яшәгән яугирләр онытылырга тиеш түгел.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: