Барлык яңалыклар
Чаралар
12 апрель 2019, 13:16

Их, шәп узды ярышлар!

Өченче ел инде районы­быз­ның башлангыч сыйныф уку­чылары «Ватан сакчылары, алга!» Бөтенрусия спорт уенының муниципаль этабында катнаша.

Кышның соңгы көнендә Югары Тәтешле 2нче мәктәбе шат балалар тавышыннан шау-гөр килеп торды. Агымдагы елда Чургылды, Кальмияр, Югары Тә­теш­ле­нең 1нче һәм 2нче, Әрибаш, Түбән Балтач, Бәдрәш, Аксәет мәк­тәп­ләре командалары көч сынашты.
Менә маршрут командалар кулында. Үз көчләренә ышанган җитез кыз һәм малайлар кон­курсның барлык этапларын уңыш­лы үтте. Иң мөһиме, алар командада эшләргә, бер-берсен тың­ларга һәм аңларга өйрәнде.
Катлаулы мизгелләр артта калса, иң дулкынландыргычы – бәй­генең җиңүчеләрен бил­геләү алда иде. Нәтиҗәдә, иң югары баллга Югары Тәтешле 2нче мәктәбе командасы (З. Җи­һан­шина) ия булып, 1нче урын яулады. Югары Тәтешле 1нче мәктәбе командасы – 2нче, Чургылды командасы 3нче урын алды.
Людмила Шәйнурова, башлангыч сыйныфлар укытучыларының район методик оешмасы җитәкчесе.
Читайте нас: