Барлык яңалыклар
Чаралар
14 июнь 2019, 13:18

Хезмәтегезгә – бәрәкәт, йортыгызга – нур!

Районыбызда быел берьюлы ике зур бәйрәм гөрләде: аның берсе традицион үткәрелү­че Сабантуй булса, икенчесе – республика халык «Шәҗәрә бәй­рә­ме». Ел да республиканың бер районында оештырылып килү­че әлеге зур чараның үткәрелү урыны итеп быел безнең төбәгебез сайланган икән, моңа сөе­нергә генә кала. Чөн­ки безнең җир­лектә үз тамырларын, үз нәсел агачларын өйрәнү­гә ихлас омтылган халык яши.


Әлеге бәйрәмнәр белән тә­теш­лелеләрне Башкортстан Респуб­ликасы Башлыгы вәкиле Лилия Мәҗитова, БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Илһам Шакиров, БР мәдәният министры урынбасары Айгөл Хәсәнова тәбрик итеп, җылы теләкләрен җиткерде.

Әлеге бәйрәмнәрне ачу уңа­еннан тө­зелгән театраль композиция һәр та­ма­шачының кү­ңе­ленә барып җит­кәндер. Чын-чынлап әсир итте ул, ата-бабаларыбыздан бүгенге көннәргә кадәр сак­ланып килгән милли йолаларыбызның уңышлы гәүдәләнеше булды. Аны оештыру өчен бихисап көч, тырышлык салынуы аңлашылып тора – өлкәннәр дә, балалар да бер бөтен булып, тулы бер композиция тудырды.

2018 ел нәтиҗәләре, 2019 елгы язгы кыр эшләрен башкару буенча иң-иңнәрне тәбрикләү үзе бер зур горурлык. Югары трибунадан районның үрнәкле хез­­мәткәрләренә РФ, БР Авыл ху­җалыгы ми­нистрлыкларының, муниципаль район ха­кимиятенең ведомство наградалары тапшырылды, язгы кыр эшләренә, маллар кышлатуга, авыл спорт уеннарын оештыруга йомгак ясалды, ярышта җиңгән ху­җа­лыклар җитәкчеләренә, баш бел­гечләренә, бригадирлар, механизаторлар, терлекчеләргә дипломнар, Почет грамоталары тапшырылды.

Аннан мәйдан түгәрәгенә авыл хуҗалыгы алдынгылары, район оешма һәм учреждениеләре хезмәткәрләре, «Шәҗәрә бәйрәме» катнашучылары чыкты. Тантаналы музыка, мактау, олылау сүзләре астында алар горур рәвештә парад үтте.

Бәйрәмчә бизәлгән тирмәләр са­бан­туйның чын бизәге иде. Районның һәр авыл Советы биләмәсе булдырган бу борынгы мохит күпләрдә соклану да, кызыксыну да, тарихыбыз саклануга горурлану хисләре дә уятты.

Сабантуй – зур спорт фестивале дә. Йөрәкләргә ямь өсти торган ат чабышы башланыр вакытлар якынлаша. Микрофоннан бу хакта игълан ителү белән халык тын кала. Дулкынландыргыч бәйге кайсы хуҗалык чаптарына җиңү алып килер?

Җилдәй җитез атлар артыннан тузан гына очып калды. Финалга чыккан бәйгечеләрне дәртләндереп, халык кул чаба, сызгырып, көч өсти. Ниһаять, җи­ңү­челәр исемнәре билгеле: чиста токымлы атлар арасында «Крупская» җәмгыятеннән Линар Хөс­нетдинов йөгәнләгәненә тиң­нәр булмады. Афәрин, Линар! 2нче урында – К. Маркс исемендәге АПКдан Эдвар Әхмәтуллин. Ир-егет­ләрдән һич калышмый бәй­гегә чыккан кыю йөрәкле Ольга Паршкова («Әмиров» АПКсы) 3нче урынны ычкындырмады! Гомуми төр­кемдә чабышучылар арасында беренчелек «Әми­ров» АПКсыннан Илнар Миң­неголов кулында! «Башак» җәм­гыятеннән Эльвир Әхмәтов – 2нче, «Агро-Танып» АПКсыннан Илдус Байдиев 3нче урынга чыкты!

Башка төр ярышлар да киеренке барды. Халкыбызның йө­зек кашы булган милли көрәш мәйданы бик күп халыкны үзе янына җыйды. Бил алышучы ир-егетләрне дәртләндереп, көч биреп торды алар. Бездә спортның бу төре белән шөгыльләнүчеләр байтак. Аларны безнең районда гына түгел, тирә-якта да яхшы беләләр. 60, 75 килограммга кадәрге, 75 килограммнан югары төркемнәрдә Динар Фә­мет­динов (Югары Тәтешле), Алмаз Зәрафиев (Кодаш), Илшат Зекрин (Югары Тәтешле) җиңүче булып танылып, тәкә белән бүләкләнде. 26, 30, 35, 45, 50, 55 килограммнан артыграк авырлык­ларда тиңдәшле рә­веш­тә Әмир Әҗмеханов, Тимур Хә­ми­дуллин, Рәвил Борханов, Альберт Котлыбаев, Эльмир Мөх­лисов, Руден Басыров җиңү яулады. Кызлар да калышмады: Югары Тәтешледән Рената Шәй­­мө­хә­мә­това 2нче урынга чыкса, Луиза Хәмидуллина җиңүче булды!

Бер үк вакытта мәйданда гер спорты, гер күтәреп йөгерү, волейбол, озынлыкка сикерү, туры һәм авыш баганаларга менү, җи­ңел атлетика, шахмат, шашка, армрестлинг, капчык белән сугышу, турникта күтәрелү бәйге­лә­ре барды. Аларның һәрберсе­нең үз җи­ңе­лү­челәре һәм җиңү­че­лә­ре. Бик күпләр теләп катнашканга, оешкан төстә барды бу ярышлар.

Сабантуй көнен зарыгып көткән бала-чага туйганчы батутларда сикерде, карусельләрдә атынды, квадроциклларда йө­реде. Тамак ялгап аласы кил­гәннәр өчен гомуми туклану, кирәк-ярак сату урыннары эш­ләде. Кыскасы, туйганчы ял итте, күңел ачты халык.

Әйе, олысына да, кечесенә дә зур бәйрәм ул сабантуй. Ата-бабаларыбыздан мирас булып калып, бүгенгә кадәр җиткән милли бәйрәмебезнең киләчәге тагын да матуррак булыр, дип юрыйк.


Безнең Табын ыруы җирлеге республика халык «Шәҗәрә бәйрәме»ндә катнашучыларны да тәбрикләп каршы алды. Аның чиклә­рендә милли тирмәләр, шәҗәрә төзүчеләр, «Ғаиләм – минең ҡәлғәм» халык иҗаты, «Йәш килендәр» этно­конкурслары оештырылды. Анда респуб­ли­ка­бызның Әбҗәлил, Аскын, Бакалы, Благовещен, Гафури, Караидел, Красно­кама, Көергәзе, Мәләвез районнары, шулай ук Нефтекама, Дүртөйле, Яңавыл шәһәрләреннән катнашучылар килгән иде.


Аның максаты изге – милли, мәдәни, халык традицияләрен саклау, тарихи тамырларыбызны барлап, аларны яшь буынга амәнәт итеп калдыру. Әлеге зур чараның оештыручылары – БР Мәдәният министрлыгы, Халык иҗаты республика үзәге, муниципаль район хакимияте.

Шаулап-гөрләп ике көн барды бәйрәм. 7 июньдә район мәдәният сараенда «Шәҗәрә бәйрәме»нең сайлап алу туры үтте. Төрле төбәкләрдән килгән бәйгечеләр, шәҗәрәләре белән таныштырып, тарихи тамырларга байкау ясады. Районыбызның барлык биләмәләре дә, данлыклы шәхесләренең шәҗәрәсен төзеп, аларның буын чылбырын данлады. Шәҗәрә төзүчеләр арасында Киековлар нәселе шәҗәрәсен төзегән якташыбыз Бәхтегәрәй Әрманшин Гран-при иясе булып танылды.

Бәйрәмгә олы мәртәбә өстәп, төрле төбәкләрдән килүче, гаи­лә кыйммәтләрен саклап, Майкы бий амәнәтенә тугры калган абруйлы гаиләләр алкышлар белән каршы алынды. «Ғаи­ләм – минең ҡәл­ғәм» бәй­гесенең сабантуй мәй­да­нын­дагы гала-концертына иң чагу чыгышлар тәкъдим ителде. Гаилә иҗаты конкурсында катнашучылар арасында Әб­җә­лил районыннан Заһит һәм Ми­ләү­шә Габитовлар гаиләсенә тиңнәр булмады. «Йәш ки­лен­дәр» башкорт ки­лен­нәре этноконкурсы барган сәхнә яныннан да кеше өзел­мә­де. Анда республикабыз­ның төр­ле тө­бәк­ләреннән килгән яшь башкорт киленнәре үз­лә­ре­нең сүз осталыгын, җыр-биюгә ма­һир­лыгын, уңганлыгын күрсәтте. Барысын да артта калдырып, без­нең районнан Винария Миң­ние­ва җиңү яулады. Афә­рин, яшь ки­леннәр! Тормышта да сынатмый, гөрләтеп яшәргә язсын! Фәй­зи Гаскәров исе­мендәге халык биюләре дәү­ләт академик ансамбле балетмейстры, БР­ның халык артисты, С. Юлаев исе­мендәге премия лау­реаты Риф Габитов җитәкләгән мәртәбәле жюри сынады бәй­ге­челәрне.

«Аргамак» этно-рок төркем бәйрәм кунакларын җыр-моңнары белән сөендерде.

Бәйрәм чикләрендә «Башкортстан тарихы шәхесләр приз­масы аша: генеалогик аспект» икенче ачык конкурсының иң яхшы фәнни-тикшеренү эшләре күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук «БР төньяк халыклары ыруларын тикшерү һәм саклау юллары» фәнни-гамәли конференция уздырылды. Анда Томск, Пермь, Башкортстан Республикасы шә­һәрләреннән генетик-туган якны өйрәнүчеләр килгән иде.


Хезмәтегезгә бәя булып яңгырый рәхмәт сүзләре

Язгы-кыр эшләре

2019 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре чәчү­лек­лә­ре­нең торышын тикшерү буенча район комиссиясе тәкъдим иткән материалларны карап, муниципаль район Советы Президиумы язгы агротехник чараларны вакытында һәм сыйфатлы башкарган

«Агро-Танып» АПКсына (рәи­се Сергей Ханов, баш инженер Федор Шәйхетдинов, баш агроном Денис Мәрдамшин) – 1нче;

Әмиров АПКсына (рәисе Рамил Саяпов, баш инженер Илшат Ибраһимов, баш агроном Айрат Хуҗин) – 2нче;

«Дэмен» АПКсына (рәисе Зәйнетдин Бәдртдинов, баш инженер Яков Шәрипов, бригадир Александр Николаев) 3нче урын бирергә;

чәчүлек мәйданын арттырган өчен, Р. Бәлә­гыт­ди­нова КФХсын (җитәкчесе Илмират Бәләгытдинов, механизаторлар Роберт Рәхимов, Марат Бәләгытдинов) диплом һәм акчалата премия белән бүләкләргә.

Язгы басу эшләрендә аеруча югары хезмәт күрсәткечлә­ре­нә ирешкән механизаторлар: Алик Яппаров, Мадрит Сәй­фет­динов (Әмиров АПКсы), Фәү­зи Гыймранов («Урал» җәмгыя­те), Фир­дәвис Латыйпов (К. Маркс исемендәге АПК), Өл­фәт Кәрамов, Фәдис Солтан­гә­рә­ев («Крупская» җәмгыяте), Гани Хәсбетдинов («Киров» АПК­сы), Салават Шәрә­фис­ла­мов («Уңыш» АПКсы), Фәрзил Сәетов (Ленин АПКсы), Альберт Суфияров («Дэмен» АПК­сы), Алексей Гарифҗанов («Башак» җәмгыяте), Герман Рәфыйков («Рассвет» АПК­сы), Данил Кәшапов (Р. Бәлә­гыт­динова КФХсы), Генрих Шәйхетдиновны («Агро-Танып» АПКсы) һөнәр­ләре буенча иң яхшылары дип табарга, муниципаль район хакимиятенең Почет грамоталарын тапшырырга һәм акчалата бүләкләргә.


Мал кышлату

2018-2019 елларда җәмәгать малларын кышлату чорында малчылык продукциясен җитештерүне арттыру һәм реализацияләү күрсәткечләре буенча ярышта «Крупская» җәмгыятенә (рәисе Вәсил Бәдертдинов, баш зоотехнигы Тимур Бәдертдинов, баш ветеринар табибы Урал Нурисламов) – 1нче;

К. Маркс исемендәге АПКга (рәисе Өлфәт Габсәләмов, баш зоотехник Миләүшә Габбасова, ферма мөдире Мәҗит Минов) – 2нче;

«Рассвет» АПКсына (рәисе Альберт Миңлебаев, баш зоотехник Эдуард Дәүлиев, баш инженер Олег Зарипов) – 3нче урын бирергә һәм акчалата приз белән бүләкләргә.

Кышлатуны уңышлы тә­мам­лаган һәм терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыруга ирешкән «Урал» җәмгыятен (директоры Динар Хәйруллин, терлекчелек буенча механик Иршат Шәрәпов, ветеринар табиб Дарвин Шәисламов) Почет грамотасы һәм акчалата приз белән бүләкләргә.

Савучылар һәм терлекчеләр Әнифә Әхмәрова, Венера Бә­керова (Әмиров АПКсы), Рә­фи­дә Колыева («Урал» җәм­гыяте), Тәһминә Гыймалетдинова, Линар Минов (К. Маркс исемендәге АПК), Илү­зә Таҗетдинова, Илдар Фәр­хул­лин («Крупская» җәм­гыяте), Сирина Әх­мә­дул­лина («Киров» АПК­сы), Светлана Хәсәнҗанова («Уңыш» АПК­сы), Рәшит Суфиянов (Ленин АПК­сы), Әнфисә Даваева («Дэмен» АПКсы), Флорида Шәйморатова («Башак» җәмгыяте), Илмира Гәрәйшина («Рассвет» АПКсы), Фируза Хәйдаршинаны («Агро-Танып» АПКсы) һөнәрләре буенча иң яхшылары дип танырга, Почет грамоталары һәм акчалата приз­лар белән бүләкләргә.


Халыктан сөт җыюны оештыру

Халыктан сөт җыюны оештырган Бүлкайпан авыл Советы биләмәсенә (башлыгы Халит Әюпов) – 1нче, Аксәет авыл Советы биләмәсенә (Янбулат Мөхәмәтдинов) – 2нче, Шулган авыл Советы биләмәсенә (Энҗе Бәдертдинова) – 3нче, Кодаш авыл Советы биләмәсенә (Азат Габсәләмов) – 4нче урын бирергә, муниципаль район хакимиятенең Почет грамоталарын тапшырырга һәм акчалата бүләкләргә.

Сөт җыючылар арасында:

Винер Әхмәтов (Яңа Кайпан) – 1нче, Мәзгать Гый­лем­җа­нов (Җиремҗи) – 2нче, Илгиз Лотфуллин (Кәрдәвеш) – 3нче, Җәмил Юнысов (Чургылды) – 4нче, Венер Муллаянов (Гә­рәбаш) – 5нче урын бирергә, муниципаль район хакимиятенең Почет грамоталарын тапшырырга һәм акчалата бүләкләргә карар итте.
Читайте нас: