Барлык яңалыклар
Чаралар
21 июнь 2019, 18:50

Җилкендердең, әй, Сабантуй, хисләрне, күңелләрне!

Бәдрәш авыл Советы биләмәсендә узган Сабантуй район күләмендәге зур бер чарага әверелеп, халкыбызны сөендерә.

Бирегә төрле яклардан бу чараны күрергә ашкынып киләләр. Быел да район җирлегендә яшәүчеләрне һәм кайткан кунакларны аллы-гөлле бизәлгән олы мәйдан каршы алды. Кресть­ян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчеләре Рәйсә һәм Илмират Бәләгытдиновлар, биләмә башлыгы Фәнүс Бә­лә­гытдинов бәй­рәмне югары дәрәҗәдә оештыру өчен зур көч салган. Әй­тергә кирәк, ху­җа­лыкның хәл­ләре күзгә кү­ре­неп алга бара, яхшыра.
Сабантуйны тан­та­налы рә­вештә ачып, муниципаль район хакимия­те башлыгы Рушан Гәрәев изге те­ләк­лә­рен җит­керде, хуҗалык җи­тәк­че­лә­ренә, хезмәт алдынгыларына бү­ләк­ләр тапшырды. Сабан батырларына, алдынгы механизаторларга, гомумән, бар­лык авыл ху­җалыгы хез­мәт­кәр­лә­ренә ка­дер-хөрмәт күр­сәтү, аларны бү­ләк­ләү – һәр­бер Сабан­туй­ның иң күркәм минутлары. Лаеклылар сәхнә тү­ре­нә менеп данланды, зурланды.
Борынгы гадәтләребезне саклап, аларга яңа төсмер биреп, Сабантуй мәйданыннан җайдак узды. Аның арты бизәлгән «УАЗ»да яшь спортчылар горур үтте. Яңа «МТЗ-82» тракторы, мал азыгы комбайны кот өстәп мәйданны урады. Туфрак катыш икмәк исе сеңгән куллары белән ил табынын баетуга зур өлеш кертүче кыр батырлары, алдынгы механизаторлар, ит-сөт җитештерүче терлекчеләр, савучылар, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, пешекчеләр, урманчылар, төзүчеләр дәррәү алкышларга күмелде.
Тантаналы минутлардан соң бөтен халык игътибары тау битенә юнәлде. Ярышларга, гадәттәгечә, юрта­клар старт бирде. Бер-берсен уза-уза финишка якынлашкан җилдән җитез атлар барчасының игътибарын җәлеп итте. Ат чабышыннан соң сабан бәйрәменең иң күп тамашачысын җыйган тагын бер урыны – көрәш мәйданы булды. Көрәш сөючеләр, бар дөньяларын онытып, бил алышучыларны күзәтте, алар өчен җан атты, көч бирде. Беренче төркем җиңү­чесе йорт куянын эләктерде, ә киләсе ике төркем батырлары тәкәләр белән бүләкләнде. Олысы-кечесе милли уеннарда катнашты: сулы чиләкле көянтә асып йөгерде, чүлмәк ватты, гер күтәрде, капчык белән бүрәнәдә сугышты, шома колгага менде, кул көрәштерде... Сабантуйда бүләкләр дә мулдан өләшенде. Биләмәара мәдәни ял үзәге хезмәткәрләре тарафыннан тәкъдим ителгән концерт-тамаша бер генә минутка да туктап тормады.
Ә кичен Татарстан Рес­пуб­ликасының күренекле җырчысы Фирдүс Тямаев куйган зур концерт халыкка янә бер бүләк иде. Йөз залплы салют, районыбыз сәнгать осталары тарафыннан тәкъдим ителгән чираттагы концерт барчасын да ка­нә­гатьләндерде.
Күңелле, җырлы-биюле, ярыш төрләренә бай Сабантуй үтте, халык рәхәтләнеп ял итте. Мондый чараны бүләк иткән, хез­мәт кешесен күрә һәм данлый бел­гән өчен аны оештыручыларга мең-мең рәхмәтләр әйтәсе ки­лә. Бу Сабантуй үзенең бә­хет­ле һәм чагу мизгелләре, җылы очрашулары белән хәтеребез­дә калыр, арытаба яңа эшләргә һәм казанышларга рухландырыр!
Әлфия Сәлимгәрәева.
Читайте нас: