Барлык яңалыклар
Чаралар
3 июль 2019, 18:44

Дөнья ямен Тәтешледә табам

Шундый матур лозунг астында биләмәара район китапханә залында районыбызның йөзек кашы, ветеран укытучы, крайны өйрәнүче, «Тәтешле хәбәрләре» гәзитенең алыштыргысыз хәбәрчесе, Әнгам Атнабаев премиясе лауреаты һәрвакыт яңалыкка, матурлыкка омтылучы ханым Клара Байгазинаның юбилей кичәсе үтте.

Китапханә хезмәткәрләре Зинира Шәрәфиева һәм Кристина Мухаярова аның тормыш юлына сәяхәт ясады. муниципаль район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевның тәбрикләү сүзләрен мәгълүмат - аналитика бүлеге начальнигы Роза Исламова тапшырды. Мәдәният бүлеге начальнигы Әлфия Шәйнурова киләчәк буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертүен ассызыклап җылы хисләрен, белдереп Клара Миәссәр кызына баш иде. Юбилярны олылап Казаннан иҗатташы Галия Гайнетдинова, Эльвера Байгазина, Мәскәүдән язучы, журналист Родион Рәхимов, Клара Миәссәр кызының беренче шигырь җыентыкларын чыгаруга зур көч салган Дарвин Ибәтуллин, физкультура - савыктыру комплексы директоры Насыйбулла Хөснуллин, район ветераннар Советы рәисе Әнәс Мәгъзумов, Нефтекамадан хезмәттәше, ахирәте Фируза Бәдамшина, шулай ук ут күрше булып аралашып яшәгән күршеләре Зифа һәм Таһир Усмановлар, Клара Миәссар кызының киңәшләрен үз иткән иҗатташлары Лиза Фәтхуллина, Нәфкыя Сафина, «Бригантина» әдәби клубына йөргән укучылары Гүзәл Хуҗина һәм Халидә Ахунова, хезмәттәшләре Ленария Кәрамова, Рәмия Сәгыева, Венера Закирова, Светлана Нәфыйкова һәм башка бик күп туганнары җыелды. Юбилярны чәчәк гөлләмәләренә күмеп, аңа истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Тәтешлегә килен булып төшкән кызның безнең районны данлап, аның шәхесләрен олылап яшәве мең рәхмәтләр булып кайтты. 80 яшендә вальс әйләнгән Клара Миәссар кызына сокланмыйча мөмкин түгел. Ул әле дә 18 кебек, күпләргә үрнәк булып, балкып тора. Светлана Нурлыгаянова, Гөлфинә Илтимерова, Радис Әсхәбетдинов йөрәк түрләреннән чыккан моңнарын бүләк итте.
Читайте нас: