Барлык яңалыклар
Чаралар
10 июль 2019, 17:34

Гөрләп узды «Табын-фест»

5-6 июльдә безнең районда «Табын-фест 2019» III төбәкара яшьләр фестивале үтте. Башкортстан Республикасының төзелүенә 100 ел тулуга багышланды ул. Чара Табын ыруы яшьләрен – Башкортстанның Тәтешле, Архангель, Авыргазы, Гафури, Дәүләкән, Кырмыскалы, Учалы районнары, Пермь, Саратов өлкәләре, Санкт-Петербург шәһәре вәкилләрен берләштерде.


Табын ыруы җире, Майкы би биләмәсе борын-борыннан үзе­нең матурлыгы белән генә түгел, җир асты байлыклары, ә иң мөһиме – күркәм халкы белән данлыклы булган. Аның җирләре меңәрчә чакрымнарга сузылган. Табыннар үзенең үткәне белән чиксез горурлана.

Чараның икенче көнендә табын ыруы яшьләре ата-бабаларының тәҗрибәсен өйрәнеп, халык кә­сеп­ләрен тергезү, арытабан үс­терү максаты белән олы җы­енга килде. Белүебезчә, Табын ыруы республикабызның Тәтешле, Архангель, Авыргазы, Аскын, Гафури, Караидел, Кырмыскалы, Уча­лы, Әбҗәлил, Белорецк, Дәү­лә­кән, Салават, Балтач районнарын, шулай ук Курган, Ырымбур, Чи­лә­бе, Самара, Саратов өлкә­лә­рен бер­ләш­терә. Кунак­ларны бә­рә­­кәтле Тәтешле җире зур әзер­лек бе­лән каршы алды. Сабантуй мәй­даны янә бер көнгә җан­лан­ды. Әйтергә кирәк, шушы арада гына районыбыз республика кү­лә­мендәге ике зур чараны чын мәгъ­нәдә югары дәрәҗәдә уздырды.

Фестивальне ачу өчен сүз район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевка бирелде. Ул бу фестивальнең киләчәк буын өчен әһәмиятле, аның тамырлары бик тирән булуын һәм шул ук вакытта заман төсе алуын билгеләп үтте. «Яшь буын данлыклы үткәне, ыруыбыз белән горурланып яшәсен, аны белсен, өйрәнсен», – диде хакимият башлыгы. Табын ырулары берләшмәсе рәисе, БР Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты вәкиле Марат Зөлкарнәев, «Табын ыруы союзы» төбәк җәмгыять оешмасы рәисе Ниязбай Сәлимов тәтешлелеләрне һәм кунакларны сәламләп, изге теләкләрен җиткерде.



Гүзәл Вилданова, БДУ профессоры, философия фәннәре докторы:

– Сезнең район бердәмлеге, бергәлеге белән аерылып тора. Таркаулык юк монда. Шулкадәр югары мәдәниятлелек, югары рухилык сизелә биредә. Дин үсеш алган. Фестивальнең азан белән башланып китүе һәм шул рәвешле күңелләргә иман нуры салынуы гына да ни тора. Тәрбияви якны уйласак, фес­тивальнең әһәмияте чиксез. Тарихны, тамырларын бел­гән кеше тәртипле була, өлкән­нәргә ихтирам белән карый, үз балаларын да шул рухта тәрбияли.

Гүзәл Байдәүләтова, муниципаль Гафури районы хакимият башлыгы урынбасары:

– Тәтешле районына тәүге килүем. Без зур, тарихи әһә­ми­ят­ле вакыйга шаһите булдык. Барлык кунаклар да тәтеш­ле­ле­ләр тарафыннан җылы кабул ителде. Үзебезне иң кадерле кунак кебек хис иттек. Барлык катнашучылар исеменнән район хакимияте башлыгына һәм аның командасына рәхмәт бел­дерәбез. Киләсе «Табын-фест» хуҗа­лары – без. Җы­енның дәрә­җә­сен төшерми, асыл традицияне лаеклы дәвам итәрбез дип ышанасы килә.

Гарифулла Япаров, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор:

– Фестивальнең киләчәге зур, дип әйтергә батырчылык итәм. Аны чит өлкәләргә дә чыгару турында бүгеннән сүз алып барыла. Бу өченче фестиваль. Моңа кадәр ул Архангель, Кырмыскалы районнарында узды. Ә Тәтешледә ул бөтенләй башка төс алды. Иң кадерле байлыгыбыз – ул җиребез һәм аның халкы. Алар безнең яклауга һәм саклауга мохтаҗ.



Мәдәният хезмәткәрләре һәм укучылар берлегендә театр­лаштырылган күренеш табын ыруының ничек килеп чыгуын ачык күзалларга ярдәм итте.

Яшьләр җыелган җирдә дәрт, моң, шат авазлар булмыймы соң? Йөрәкләргә ялкын салып, спорт ярышлары, уеннар, конкурслар башланды. Әмма яшьләр дигәч тә, фестиваль уен-көлкегә генә корылмады. Монда хәзерге заман һәм тарих бергә үрелде.

Тарихыбызны саклаучы төп чыганак булып китаплар тора. Фестивальдә «Табын», Гали Чокрыйның «Хәзрәт чишмәсе» китаплары презентациясе үтте. Алар белән Иске Чокыр авылы имам-хатибы Бәхтегәрәй Әрманшин таныштырды.

Шәҗәрә – үткәннәрдән ки­лә­чәккә тәрәзә, диләр. Тезелеп кит­кән ыру шә­җә­рә­лә­ре, әй­тер­сең дә, ата-ба­ба­ла­рыбызның кайтавазы булып яңгырады. Фес­ти­вальдә катнашкан һәр район үзе­нең данлыклы нә­сел­ләре шә­җә­рәләрен, кул эш­лә­рен, комарткыларын тәкъ­дим итте. Мәй­данны бизәп торган төр­ле күр­гәзмәләр белән танышып, та­бын­лыларның матур, бай, эч­тәлекле эшләренә ул көн­не тагын бер кат шаһит булдык.

Арытабан белем бирү мәйданчыклары үз эшен башлады. Алар «IIIнче меңъеллык яшь лидеры һәм эшкуары», «Яшь буынны тәрбияләүдә милли традицияләр, тарих, мәдәният, халык педагогикасы, туган телнең роле», «Беренче ярдәм күрсәтү буенча осталык сәгате», «Заман регалийларыннан чыгып җиргә хокук алу», «Халкыбыз истәлеге – безнең тарих һәм ядкәр» юнәлешләре буенча барды. Темаларның актуаль булуы, заман таләпләреннән чыгып уйлануы бик күпләрне җәлеп итте.

Ата-бабаларыбыз эштә дә, яуда да, ялда да беркайчан сер бирмәгән. Табын ыруы бик акыллы шәхесләре, оста укчылары, көчле батырлары белән тирә-якта дан алган. Яшьләребезнең дә маһирлеген күреп сөендек. Берәүләр башкортларның борынгы кәсебе булган, шул ук вакытта әле дә үзенең бәсен югалтмаган ук белән җәяне кулына алды, волейбол ярышлары бик көчергәнешле барды, көчлеләр гер күтәрде, шахмат, шашка уеннары мавыктыргыч узды.

Табын ыруы үзенең сылу кызлары, батыр егетләре белән дә дан тота. «Табын һылыукайы», «Табын батыры» титулына ия булу өчен алты кыз һәм биш егет көч сынашты. Чәмләнеп эшләп тә, осталык һәм җитезлекләрен күрсәтеп тә, ярышып та алды конкурсантлар. Фестивальгә рухи азык белән дә килгән без­нең кунаклар. Иң-иңне бил­ге­ләргә, ай-һай, катлаулы булды мәр­тәбәле жюрига. Барлык сынауларны да лаеклы үтеп, Архангель районыннан Илгиз Рәх­мәтуллин һәм Тәтешледән Эльвира Садретдинова Гран-при титулына ия булды.

Гаилә – кешенең рухи бишеге. Көчле тату гаиләләр илгә абруй өстәгән ныклы нигез. «Табын-фест» фестивале чик­ләрендә районда үрнәкле гаи­ләләр һәм йортлар арасында да бәйге үтте. «Үрнәкле яшь гаилә» номинациясендә Яңа Кай­паннан Альбина һәм Алмаз Дәүләтхановлар, «Үрнәкле йорт» номинациясендә Каль­тәү­дән Ләйсән һәм Вилдан Ибраһимовлар, «Үр­нәк­ле күп­балалы гаилә» номи­на­ция­сен­дә Югары Тәтешледән Динара һәм Алик Кәримовлар җиңү яулады. Ә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә 49 ел иңне-иңгә куеп яшәгән Тәнгыймә һәм Фатихҗан Хәкимҗановлар лаек булды.

Көн азагына фестиваль акрынлап ахырына якынлашты. Янә барчасы да сәхнә янына агылды. Бераз арыган, әмма зур канәгатьлек белән балкыган йөзләрне, инде тәмам дуслашып беткән яшьләрне күреп сөендек. Бик күп почет грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырылды: алар төрле ярышларда җиңү яулаганнарга, фестивальне оештыруга зур көч салганнарга, актив катнашучыларга адресланды. Спорт уеннары нәтиҗәсе буенча Тәтешле районы 1нче урынга лаек булды. Ә гомум зачетта Архангель райо­ны – 1нче, Гафури районы – 2нче, Тәтешеле районы 3нче урынга чыкты.

Бәйрәм ахырында тантаналы рәвештә «Табын-фест» вымпелы Гафури районына тапшырылды, димәк, киләсе фестиваль анда узачак. Киләчәктә дә яңа планнар, зур максатлар белән бердәм, дус яшик. Туган Башкортстаныбызны данлыйк! Тарихыбызны өйрәник, телебезне-җиребезне саклыйк!

Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Читайте нас: