"Автоледи" транспортны иң оста йөртүче гүзәл затларны барлау максаты белән оештырыла. Ә осталык, беренче чиратта, юл кагыйдәләрен камил белүдә һәм маневр ясау сәләтендә чагыла. Соңгысын хәтта тәҗрибәле шоферлар да булдыра алмый. Артка таба "елан" ясау, берничә секунд эчендә гаражга керү, алга һәм артка боҗра буйлап йөрү – этапларның барысы да катлаулы.
Бәйгедә катнашучыларга 3 этапта үзләрен күрсәтү бурычы куелды. “Тимер атларына” техник күзәтү уздырганнан соң, чират белемнәрне тикшерүгә килеп җитте. Гүзәл затлар сынатмады, һәммәсе дә теорияне яхшы белә булып чыкты. Машинада фигуралы йөрү исә кемнәргәдер җиңел бирелде, тәҗрибәләре сай булганнар бераз хилафлыклар җибәрде. Өченче этапта сынауларны узуга сарыф ителгән вакыт та исәпкә алынды.
Бәйгенең шарты буенча беренче урын алучы Әлмәт данын республика бәйгесендә яклаячак. Быел әлеге мәртәбәле вазифага Людмила Кулагина иреште, ул лаеклы рәвештә беренче урынны яулады. Икенче урында – Евгения Иголкина, өченчедә – Ирина Николаева. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/01/190825/