Барлык яңалыклар
Чаралар
2 август 2019, 16:21

Уфаның татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре Акмулла чишмәсе янында өмә уздырган Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/religion/

Чишмә яны чүп-чардан чистартылган,чишмәгә илткән юлга баннер эленгән, өйлә намазын укылган.

Чишмә яны чүп-чардан чистартылган,чишмәгә илткән юлга баннер эленгән, өйлә намазын укылган.
(Казан, 2 август, "Татар-информ"). Уфаның "Ихлас" мәчете һәм "Сәхибҗамал" татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе ярдәме белән Башкортстанның Миякә районының Туксанбай авылы янындагы Акмулла чишмәсендә өмә үткән. Бу хакта Башкортстанның "Тулпар" журналы хәбәр итә.
Чишмәне заманында матур итеп төзекләндергәннәр. Тимер баскычлар, ял итү өчен беседкалар куелган. Чишмә янын әле дә карап, тәрбияләп торалар.
Өмәчеләрне Янәби-Урсай авылы хакимияте башлыгы Тимерҗан Лотфуллин һәм аның гаиләсе, Акмулла музее директоры Миләүшә Гайнетдинова, музей хезмәткәре Лира Бәдертдинова каршы алган.
"Уфалылар кулларына эш кораллары алып, эшкә тотынды, аннан чишмә янына илткән юлга баннер элде, бүләкләрен таратты, өйлә намазын укыды. Табигать кочагында казан асып, тәмле сый да пешерелде", - диелә хәбәрдә.
Киләчәктә чишмә янына чәчәкләр уртырту да күздә тотыла.
Читайте нас: