Чаллыда куелган чыгышлары койма яңгыр астында үткән. Концертны карарга килгән тамашачылар зонтлар астында, ә Ризат белән Зинира лычма суланып чыгышларын ясыйлар. Бүтән берәү булса кайтып киткән булыр иде диючеләр дә булган. Ләкин аларның «Хыянәт» җырына туры китерелгән постановка сыман, ул яңгыр җырга бер ямь өстәп тора. Матур һәм эффектлы чыгышларыннан соң авырып китмәсеннэр дигән теләктә калабыз.