Барлык яңалыклар
Чаралар
28 август 2019, 18:41

"Көмеш Акбузат" кинофестиваленең Гран-при иясе билгеле

Уфада Русия киносы көнендә "Көмеш Акбузат" IV Халыкара кинофестивале тәмамланды. Конгресс-холлда узган бүләкләү тантанасында Гран-при иясенең исемен атадылар.

Режиссер Любовь Борисова "Минем кояш баемый" (Саха-Якутия, Русия) дигән дебют фильмы өчен мифик канатлы ат статуэткасы һәм бер миллион сумлык сертификат алды. Төп бүләкне жюри рәисе, театр һәм кино артисты, телетапшырулар алып баручы, РСФСРның халык артисты Сергей Шәкүров тапшырды.
Фильм, шулай ук, "Социаль һәм мотивацион кино" номинациясендә тулы метражлы иң яхшы уен фильмы дип танылды. Комедия элементлары язылган якты драма Николай Лугиновның "Таш борын" повесте мотивлары буенча төшерелгән.
Ул дебют актерлык эше белән дә үзенчәлекле — төп рольне профессиональ булмаган актер, 73 яшьлек Степан Петров башкарды. Гомере буе ул авылда яши, шофер булып эшли. Әгәр элек актер халык театрында гына уйнаса, хәзер, 70 яшьтән соң, чын йолдызга әверелергә була. Әлегә аның иҗат багажында нибары ике фильм бар.
Режиссер Любовь Борисова 2011 елдан кинода режиссер ассистенты, икенче режиссер, башкаручы продюсер, монтаж режиссеры, сценарист һәм режиссер буларак эшли.
Читайте нас: