Барлык яңалыклар
Чаралар
30 август 2019, 16:34

Рәхим итегез!

Хөрмәтле райондашлар һәм район кунаклары!

8 июньдә Тәтешле районында республикада тату яшәүче барлык халыклар һәм милләтләр бәйрәме – «Сабантуй – 2019» узачак. Аның чикләрендә шулай ук шәҗәрә төзүдә фәнни-тикшеренү, туган якны өйрәнү, этнографик эшчәнлекне киңәйтү, яшьләрне фәнни эшкә җәлеп итү, халыкта үз тарихына, тамырларына кызыксынуны арттыру максатында, 7-8 июньдә «Шәҗәрә бәйрәме» республика халык бәйрәме дә үтәчәк.
Программада:
• район хуҗалыклары алдынгылары парады;
• ат чабышы;
• «Аргымак» этно-рок төркеме концерты;
• көрәш;
• спорт бәйгеләре, уеннар, конкурслар.
Шулай ук «Шәҗәрә бәйрәме» чикләрендә авыл биләмәләре арасында шәҗәрә төзү буенча конкурс, «Йәш килендәр» башкорт киленнәре фольклор-этник конкурсы, «Ғаиләм – минең ҡәлғәм» гаилә халык иҗаты, балалар рәсемнәре конкурслары, «БРың төньяк-төнбатыш төбәгенең башкорт ырулары» фәнни-гамәли конференция­се узачак.
Башлана 11 сәгатьтә.
Читайте нас: