Барлык яңалыклар
Чаралар
19 сентябрь 2019, 18:18

Аеклык көне

Акыллы һәм аңлы төстә аек тормыш рәвешен сайлау – хәзерге җәмгыять алдында торучы төп бурычларның берсе. Ел саен 11 сентябрьдә Бөтенрусия аеклык көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан безнең районда да бик фәһемле чара узды.

«Аек водитель» акциясен волонтерлар белән берлектә яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге, ЮХХДИ хезмәткәрләре, «Бердәм Русия» сәяси партиясенең урындагы бүлекчәсе оештырды.
Бу уңайдан мәгълүмат-агарту, профилактик чаралар алып барылды. Хәмер эчкән килеш руль артына утырып, юл фаҗигасенә тарыган, шул сәбәпле кеше гомерләре өзелгән очраклар еш кабатлана. Һәркемгә гомер бер генә бирелә. Аны аек акыл белән уздырырга омтылыйк.
Моны белү мөһим! Алкогольне даими рәвештә кулланганда инсульт, онкологик һәм башка авырулар килеп чыгу ихтималы арта. Кеше физик, мораль, психик яктан түбән тәгәри.
Бер ялгышлык гомерлек үкенечкә әйләнмәсен. Рюмкага үрелгәнче, уйлагыз: сезне өйдә якыннарыгыз көтә!
Яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге.
Читайте нас: