Барлык яңалыклар
Чаралар
19 сентябрь 2019, 16:00

Наркотикларга каршы

Район хакимиятендә наркотикларга каршы ведомствоара комис­сия­сенең чираттагы утырышы үтте.

Анда 2019 елның I яртыеллыгында комиссия карарларын үтәү, аның эш планы, наркотиклар кулланучыларны комплекс­лы реа­би­ли­тацияләү милли системасының төбәк сегменты функ­ция­ләре, наркотикларга каршы профилактика эшендә интерактив формаларны куллану, «Мәк» ведомствоара оператив-профилактика операциясен үткәрү, составында наркотиклар булган кыргый үсем­лекләр чыганакларын, аларны законсыз үстерү очракларын ачыклау һәм юк итү мәсьәләләре каралды. Утырышта Р. Рәхимов, Э. Вәлиева, И. Гаскәров, Л. Садретдинова чыгыш ясады.
Шулай ук район оешмалары арасында ведомствоара бәйләнеш мәсьә­ләләре каралды. Утырыш йомгаклары буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Читайте нас: