Барлык яңалыклар
Чаралар
24 сентябрь 2019, 11:02

Гәзиткә дә языл, билет та от!

Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз, «бисмилла»бызны әйтеп район гәзитенә язылу кампаниясен күңелле акциядән башлап җибәрәбез.

1 октябрь көнне район мәдәният саренда узачак Өлкәннәр көненә багышланган концерт алдыннан 2020 елның беренче яртыеллыгына район гәзитенә язылу оештырыла. Болай гына да түгел әле, язылган квитанцияләр арасында 17 октябрьдә районда сәхнәләштереләчәк М. Гафури исемендәге драма театрының «Хыялый» спектакленә 10 билет уйнатылачак! Акциядә катнашу өчен район мәдәният сараеның фойесына 1 октябрь көнне 14.00 сәгатьтә (концерт 15.00 сәгатьтә башлана) килергә кирәк.
Ике куянның койрыгын берьюлы тоту мөмкинчелегеннән читтә торып калмагыз!
Шул ук вакытта «Ошмес» һәм «Курай» гәзитләренә дә яздыру оештырылачак.
Читайте нас: