Чаралар
4 Октября 2019, 11:45

Киләчәккә өмет белән

Авыл төзек, йорт-кура каралган, бакчаларда алланып алмалар пешә, ял көннәрендә еракларга таралган ул һәм кызлары кайтып, хәл белеп китәргә онытмый. Авылда 76 кеше исәптә торса, шуларның 36сы лаеклы ялдагылар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ташкент Күрдемгә ун чак­рым. Шуңа да Өлкәннәр көне уңа­ен­нан уздырылган тантанага күп­ләр килә алмый. Моны исәпкә алып, К. Маркс исемендәге АПК ида­рәсе ярдәме белән авыл старостасы Фидаэль Кәшапов элекке мәктәп бинасында өлкәннәргә бәйрәм оештырды.
Сый-хөрмәт өстәлләрнең би­лен бөгә иде. Мәдәният хез­мәт­кә­ре Мөршидә Зөфәрова үзе язган ши­гырьләре, моңлы җыр­лары белән кичәне алып барды. Ветеран укытучы Рамил Гарипов, шулай ук Рәүфә Гыйльмуллина, Финия Сәхипгәрәева яраткан җыр­ла­рын бүләк итсә, укучы Элиза Гыйльмуллина башкорт кызлары биюен, ә лаеклы ялдагы Гүзәлия Нәфыйкова мари биюен, шушы җирдә балачагы узган Риф Шәфыйгуллин шигырьләрен сөй­ләде. Авыл биләмәсе башлыгы Лариса Нисапова тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Бәйрәм бик күңелле узды. Яшьлеккә әйләнеп кайткандай булдык.
Авылда уңганнар яши. 19 сыер асрала, җиде кеше бал корты үрчетә. Медицина хезмәткә­ре Светлана Харисова эшен­нән халык канәгать. Юллары да тө­зек­ләндерелде. Ташкентлылар урындагы башлангычларны як­лау программасына кушылдылар. Авыл урамы да ремонтланачак. Ташкент республика оеш­тырган «Аек авыл» конкурсында катнаша. Авылдашлар бер­гә һәм бердәм яши.
Фидәлия МОСТАФИНА.
Күрдем.
Читайте нас