Барлык яңалыклар
Чаралар
4 октябрь 2019, 16:30

«Ромашка»да курчак театры

Биләмәара китапханә системасы хезмәткәрләре ел әйләнәсендә төрле проектларда катнашып җиңү яулый.

Бу юлы балалар модельле ки­тапханәсе мөдире Гөлна­ра Әх­мәтова «Лукойл-Пермь» җәм­гыяте оештырган мәдәни проектта катнашты. Ул «Театр аша китаплар дөньясына» дип аталган проект тәкъдим итеп, 50 мең сум грантка ия булды. Шушы акчага курчак театрына җиһазлар сатып алынган.
Күптән түгел Крис­тина Мө­хаярова җитәкләгән «Семи­цветик» курчак театры «Ромашка» балалар бакчасында үзе­нең презентациясен тәкъ­дим итте. Алар нәниләргә «Колобок», «Буратино» әкиятлә­рен күр­сәтте һәм мавыктыргыч уеннар оештырды. Әкият геройлары образына кергән ки­тап­ха­нә­челәрне балалар бакчасында тәр­бия­лә­нүчеләр бик яратты.
Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: