Барлык яңалыклар
Чаралар
10 октябрь 2019, 13:05

Артистлардан ким түгелләр

Күптән түгел хезмәт коллективлары арасында үзешчән сәнгать осталарының район смотр-конкурсы старт алды. Фестивальнең идеясе гади һәм ачык – рухи дәрт алу, осталыкны барлау, сәнгать дөньясына якын килү.

Беренчеләрдән булып «Ромашка» балалар бакчасы, үзәк район дәваханәсе, 91нче янгын сүндерү часте һәм бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте, башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы, «Планета СПОРТ» комплексы коллективлары үз концерт программасын тәкъдим итте. Алар чыгыш ясаячак коллективларга югары планка куйды. Ике сәгать дәвам иткән концерт тамашачыга бетмәс шатлык, дәрт бүләк итте.

Лариса ГАЯЛОВА,

биләмәара мәдәни-ял үзәге методисты.
Читайте нас: