Барлык яңалыклар
Чаралар
10 октябрь 2019, 13:20

«Дуслар булганда яшәү рәхәт»

Агымдагы елның җәендә Яңа Тәтешле мәдәният йорты зур үзгәреш кичерде. Моңа «Бердәм Русия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проекты булышлык итте. Милли колорит бинага үзенчәлек өстәде. Сентябрь аенда гына биредә ике зур чара узды.

Республика Дуслык йорты каршында оештырылган 19 тарихи-мәдәни үзәк төрле милләтләрне берләштереп, дус-тату яши. Күптән түгел Яңа Тәтешледәге бу үзәк Мишкә районыннан килгән мари делегациясен каршы алды. Нәкъ менә Мишкә районында мариларның республика тарихи-мәдәни үзәге эшләп килә.
Көн барышында кунакларыбыз удмурт мәдәнияте, көнкүреше белән якыннан танышты. Тәҗрибә уртаклашу чарасы зур концерт белән тәмамланды. Яңа Тәтешле халкының удмурт тарихын, мәдәниятен саклауда керткән өлешенә зур бәя биреп, киләчәктә дә милләтләр дуслыгы ныгуга басым ясады район мәдәният идарәсе начальнигы Әлфия Шәйнурова.
Мари тарихи-мәдәни үзәгенең баш белгече Алексей Ибулаев «Муро эм» вокал ансамбле белән килгән иде. Шувыр мари милли коралында көйләр башкаруны, Башкибаш үзешчән сәнгать осталарының такмакларын һәм барлык башка чыгышны тамашачы җылы кабул итте.
Очрашуга районыбызның бердәнбер булган мари авылы – Башкибашта туып үскән, крайны өйрәнүче, язучы Олег Миңнегалиев та килгән иде. Ул үз авылының тарихы белән таныштырды, иҗат җимеше белән уртаклашты.
Чын дусларга әверелгән ике милләт халкының бер-берсенә булган теләкләре, тапшырылган бүләкләре ихластан иде. «Дуслар булганда яшәү рәхәт» – удмурт телендәге бу җыр очрашуның финал аккорды булып яңгырады.
Анна Байдуллина.
Читайте нас: