Барлык яңалыклар
Чаралар
14 октябрь 2019, 17:29

Без бергә һәм бердәм!

Бихисап бәйрәмнәр, истәлекле даталар арасында Республика көне аерым урын алып тора. Дус-тату яшәү үрнәге булган төбәгебез ныклы адымнар белән алга бара. Күп милләтне берләштергән районыбыз да аның аерылгысыз бер өлеше. Бәйрәм уңаеннан районга БР Премьер-министры урынбасары – БР Торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Борис Беляев килде.

Ул төрле социаль объектлар белән танышты. Көннең икенче яртысында мәдәният сараенда узган тантана чагу чыгышларга, истәлекле минутларга бай булды.
Борис Беляев үз чыгышында республика тормышына райо­ны­быз­ның лаеклы өлеш кертүен, би­редә эшсөяр һәм кунакчыл халык яшәвен ассызыклады. Шу­ның белән бергә ул урыннардагы властьнең, төр­ле өл­кә­ләрдә эш­чәнлек алып барган учреждение, оешма һәм пред­прия­тие­ләр­дә эшләү­че­ләр­нең өле­ше зур булуын бил­геләде. Райо­ны­быз­ның социаль-икътисади үсе­шенә лаеклы өлеш керт­кән шә­хесләрнең юбилей ме­даль­лә­ре белән бү­ләкләнүе дә шуны раслады.
Муниципаль район башлыгы Рушан Гәрәев бәйрәм уңа­ен­нан ихлас котлау сүзләре җит­керде һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен бер төркем мә­гариф алдынгыларына «Башкортстан Республикасының мә­гариф отличнигы», Почет бил­ге­лә­рен, БР Мәгариф ми­нистр­лы­гы­ның Почет грамоталарын, БР Мә­гариф министр­лы­гы­ның Рәх­мәт хатларын тапшырды. Хез­мәт алдынгылары муниципаль район хакимиятенең Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары бе­лән бүләкләнде. Шулай ук тантанада ата-ана тәрбиясеннән мәх­рүм калганнарга фатир ачкычлары тапшырылды.
Бергә һәм бердәм булганда, киртәләр куркыныч булмас, өметләр акланыр.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: