Барлык яңалыклар
Чаралар
31 октябрь 2019, 13:59

Армиягә китә егетләр...

«Планета Спорт» физкультура-савыктыру комплексында БРның 100 еллыгына һәм «Яшьармиячеләр» хәрәкәтенә кабул итүгә багышлап, Призывник көне үткәрелде. Бу көнне Яңа Тәтешле яшьармиячеләре «Юнармия» хәрәкәтенә кушылды.

Призывникларга Тәтешле һәм Балтач районнары буенча хәрби комиссар Ансар Арсланов, «Юнармия» урындагы бүлекчә­се штабы начальнигы Дмитрий Афризонов, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге начальнигы Эльза Вәлиева, Русия ДОСААФының урындагы бүлекчәсе рәисе Марс Сә­мигулов тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Алар призывникларга армия сафында уңышлы хезмәт итүен, туган илебезнең лаеклы сакчылары булуын, ныклы сәламәтлек теләде.

Чараны кызыклы эстафета дәвам итте. Ике командага бүленгән призывниклар пневматик винтовкадан ату, автомат сүтеп-җыю, каршылыклар полосасын үтү, стройда атлап йөрү, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм викторина сорауларына җавап бирү бәйгеләрендә үзләренең осталыгын күрсәтте. Ике команда да уңышлы чыгыш ясады. Чара ахырында призывникларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге.
Читайте нас: