Барлык яңалыклар
Чаралар
1 ноябрь 2019, 10:23

БЕЗНЕҢ ТАРИХ, БЕЗНЕҢ КИЛӘЧӘК

Башкорт дәүләт филармониясендә бүген тәтешлелеләр бәйрәм итә. Шат авазлардан, җыр-моңнардан, дәртле биюләрдән бу зур бина гү килеп тора. Бирегә Тәтешледән килүчеләр генә түгел, ә бәрәкәтле туфракта туып-үсеп, инде башка төбәк-шәһәрләрдә яшәүче райондашларыбыз, республика, ил киңлекләрендә канат ныгыткан билгеле якташларыбыз да җыелган. Башкортстан Республика­сының 100 еллыгы уңаеннан оештырылган фестиваль-марафон кысаларында узган Тәтешле көне бу.

Филармония ишеген ачып керүчеләрне районыбыз тарихы, бүгенге яшәеше, хезмәт уңышлары турында сөйләүче бай күргәзмә каршы ала. Авыл хуҗалыгы, спорт, шәхси умартачылык, мәдәният, мәгариф һәм башка өлкәләр тәкъдим иткән экспонатлар, төбәгебездә яшәүче халыкларның «милли ихаталары», тарихи - туган якны өйрәнү музее, Табын ыруы вәкилләре, китапханәләр системасы һәм башка хезмәтләр әзерләгән стендлар район тарихы белән танышырга чакырып, һәркемнең игътибарын озакка җәлеп итә.
Зал буйлап бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары – район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев озатуында БР Башлыгы хакимияте җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев, БР Башлыгы идарәсенең муниципаль берәмлекләр белән бәйләнеш буенча баш советнигы Ирек Галиәкбәров, БР мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев, Яңавыл районы хакимияте башлыгы Илшат Вәҗигатов үтә. Аларны тәтешлелеләр җыр-моң белән каршы алып, дәртле биюләргә чакырды, күргәзмәләр эчтәлеге белән таныштырды. Әйтергә кирәк, тырышлык бушка китмәде – кунаклар тарафыннан күргәзмәләргә югары бәя бирелде. Тәтешле җирендә туып-үскән, язмышлары безнең туфрак белән бәйле булган күренекле шә­хес­ләр Ринат Закиров, Рәдил Мөхәмәтдинов, Марсель Гарипов, Зилә Әбделманова, Гөлзәмия Ситдыйкова, Финә Вәлиева, Зилә Шәехова һәм башкаларның җылы сүзләре дә әлеге чарага зур бәяләмә иде.
Инде тамаша концерт залында дәвам итә. Фойедагы кебек, монда да алма төшәрлек тә урын юк. Тамашачы түземсезлек белән концерт башлануын көтә. Тәтешле районы чыгыш ясасын белеп, бәйрәмгә хәтта башка районнар тамашачылары да килгән. Бу безнең өчен үзенә күрә бер горурлык.
Концертның беренче ноталарыннан ук аның югары дәрәҗәдә үтәчәге мәгълүм иде. Сер түгел бит, талантлы ул Тәтешле халкы – җыр-моңга да, дәртле биюләргә дә, сүзгә дә маһир. Әлбәттә, ул бүген дә сынатмаячак. Талантлы якташларыбыз, башкорт, татар, удмурт эстрадасында үз урыны булган йолдызларыбыз Мирхәт Гайсин, Нияз Хәмәтшин, Нәфисә Назарова, Рәзил Камалов, Алена Тимерханова чыгышлары көчле алкышларга күмелә.
Үзешчән артистларыбыз да төшеп калганнардан түгел – «Орзи» (җитәкчесе Алик Кайранов) «Җидегән чишмә» (Светлана Шәехова), «Забава» (Әлфирә Гарифуллина), «Сәйлән» (Гөл­зада Гаянова), «Камертон» (Светлана Шәехова) вокал, «Гөлләрем» (Җәмил Исламов, Йолдыз Гыймранова), «Виктория» (Алевтина Хәйбуллина), Италмас» (Ралия Фәрхетдинова) бию ансамбльләре, «Умырзая» (Светлана Нурлыгаянова), «Шулдыр жыт» (Марина Низамова), «Нәүрүз» (Гүзәлия Хәсәнова) фольклор төркемнәре, «Яд­кәр» (Марат Садртдинов) халык уен кораллары ан­самб­ле, Айнур Кыя­мовның курай тезмәләре, бәйрәмне оста итеп алып баручылар Гөлзада Гая­нова, Роза Гәрәйшина һәм Рөстәм Гарифуллин һәр тамашачыга бәйрәм кәефе бүләк итте.
Чараның иң тантаналы өлеше – фестиваль-марафон штандартын ут күршеләребез яңавыллыларга тапшыру минутлары. Сәхнә түренә Тәтешле районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев һәм Яңавыл районы хакимияте башлыгы Илшат Вәҗигатов күтәрелә. Алар ике район арасындагы дуслыкны һәм туганлыкны билгеләп, киләчәктә дә шушы ук рухта яшәргә язсын, дигән теләкләрен белдерделәр. Марафон штандарты яңавыллыларда, юлы озын, бәрәкәтле булсын, дип телик.
Чара тәмамлангач та бәйрәм кунаклары кайтып китәргә ашыкмады – үзара сөй­ләшеп, алган тәэссоратлары белән уртаклаштылар. Һичшиксез, бу көн күңелләрдә тик якты хисләр, матур кичерешләр булып сакланачак, Башкортстан тарихы битенә районыбызның тагын бер якты истәлеге булып уелачак...
Миләүшә ГӘРӘЕВА.
Читайте нас: