Барлык яңалыклар
Чаралар
18 ноябрь 2019, 13:45

Очрашуда – безнең рәссам

Бөтенрусия «Сәнгать төне» акциясеннән Беләш авылы китапханәсе дә читтә калмады – без дә авылыбызның талантлы рәссамы, укытучы Радик Талиповның иҗат җимешләреннән күргәзмә оештырдык. Аның картиналары Югары Тәтешле, Уфа күргәзмәләрендә булган иде, ә безнең китапханәдә беренче тапкыр үтте.

Радик Чайковск художество училищесын, аннан соң Бөре ака­демиясенең художество-графика факультетын тәмамлый. Талантлы авылдашыбыз менә утыз елга якын инде Бәдрәш мәк­тәбендә рәсем, сызым һәм физкультура дәресләре алып бара. Читтән торып Уфа физкультура институтын да уңышлы тә­мам­лады. Аның 40тан артык картинасы бар. Авылның яшь ки­лен­нәренең көянтә, чи­ләк­лә­рен дә алма-чия, матур чәчәк рә­сем­нәре белән бизи Радик Рәдил улы. Башкортстанда үткән «Туган як палитрасы» конкурсында авылыбыз мә­че­тен кышкы кү­ренештә тасвирлап, 1нче урын яулады һәм Мә­гариф Ми­нистр­лыгының Почет грамотасына лаек булды ул.
Әлеге күргәзмәдә аның 22 эше урын алды. «Төнге пейзаж», «Яз», «Көз­ге байлык», «Дулкыннарда» һәм тагын чагу төс­ләр бе­лән туган якның бай табигате, муллык, халкыбызның го­реф-га­дәтләрен, матурлыгын чагылдырган бик күп картиналары куелды. Кичәдә талантлы авылдашыбыз Әдибә Йосыпова рәс­сам­ның бер картинасына багышлап шигырь дә язып өл­гер­де. Радик Талипов балаларга осталык классы оештырды. Ак кә­газь­дә алар­ның берсеннән-берсе матур уй-кичерешләре урын алды.
Бәйрәм Халыклар бердәмлеге көненә туры килде һәм без Башкортстанда дус-тату яшәүче халыкларның милли костюмнарыннан дефиле оештырдык.
Зинира ЗЫЯНТДИНОВА, китапханәче.
Читайте нас: