Барлык яңалыклар
Чаралар
12 декабрь 2019, 12:39

Иң яхшысы – үзебезнеке!

Ел ахырында журналистлар, БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтын мәгълүматлар белән тулыландыруда районнар хакимияте белгечләренең БР Хөкүмәте Пермьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов белән очрашуы традициягә әверелде. Агымдагысы «Үзебезнеке – яхшы. Трендта бул» исеме астында узды. Сүз, билгеле, үзебездә җитештерелгән азык-төлек хакында барды.

Фойеда республикабызда җитештерелгән тәмле, сыйфатлы, экологик яктан таза булган продукциядән бай күргәзмә урын алган иде. Ит-сөт ризыкларын, җимеш какларын, крем-балларны, авыз итүчеләр аларга югары бәя бирде.
Киңәшмә мәгълүматларга бай булды, эшлекле мохиттә узды. БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтын тулыландырып баруда районнар да саллы өлеш кертә. Алар тарафыннан бер ел эчендә 10 меңгә якын хәбәрләр урнаштырылган. Илшат Илдус улы районнар гәзите журналистларын тагын да активрак булырга, авыл хуҗалыгына кагылышлы урындагы материалны кыюрак җиткерергә чакырды. Киләсе ел конкурсы «Үзебезнеке – яхшы. Трендта бул» темасы астында барачак. Башка чыгышлар да мавыктыргыч һәм яңалыкларга бай булды.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Читайте нас: