Барлык яңалыклар
Чаралар
30 гыйнвар 2020, 13:47

Сибайда - калдыксыз технологияле яңа чүп эшкәртү заводы

«Бердәм Русия» фиркасеннән Дәүләт думасы депутаты, Башкорстанда да «Экология» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру буенча эшче төркем җитәкчесе Зариф Байгускаров сүзләренә караганда, бу илебездә мондый төрдәге беренче предприятие булачак.

Бүген партиянең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә барышында парламентарий чүп эшкәртү предприятиеләре эшчәнлеге мисаллары булган башка төбәкләр тәҗрибәсе турында сөйләде.

«Узган елның ноябрендә без эш төркеме белән Түбән Новгородта чүпне аралау һәм эшкәртү буенча ике заводта булдык. Предприятие тәүлек буена эшли, анда чит ил җиһазлары урнаштырылган, эш автоматлаштырылган, бөтен процессны нибары ике кеше контрольдә тота», — диде Зариф Байгускаров.

Киңәшмәдә профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук төрле дәрәҗәдәге депутатлар катнашты. Сүз чүплекләрне бетерү һәм яңа чүп-чарны сортларга аеру комплекслары төзү проблемаларына кагылды.

2024 елга кадәр республикада каты коммуналь калдыкларны эшкәртү буенча 16 комплекс, Дәүләкән районында һәм Стәрлетамакта каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү буенча өч объект төзү планлаштырыла. Гомумдәүләт проекты кысаларында 2024 елга шәһәрләрдә 24 санкцияләнмәгән чүплек, шул исәптән өч аеруча куркыныч объект – Стәрлетамак районындагы «Михайловская» сәнәгать калдыклары чүплеге, Баймак районындагы Семеновка алтын эзләү фабрикасы һәм Уфадагы элеккеге «Химпром» территориясендә шламтуплагычлар бетереләчәк.
Фото: "Башинформ" агентлыгыннан.
Автор: Резида Валитова
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: