Барлык яңалыклар
Чаралар
6 февраль 2020, 17:36

И, Тәтешлем, синдә генә таптым күңел җылытырлык матурлык...

Кеше баласы кебек, hәр төбәк үз яшен кичерә : аның да сабый чагы, яшьлеге, өлкәнлеге бар. Бүген үзенең 85 яшьлек күркәм юбилеен билгеләгән күп милләтле Тәтешле районы шушы сызыкның кайсы өлешендә икән? Балалыгында, дисәң, инде ул самимилектән күптән чыккан– әнә, нинди зур уңышлар белән балкый. Өлкәнлектә, дисәң, хәрәкәтләре җитез, адымнары ныклы. Әйе, ул, мөгаен да баскан җирендә ут чыгара торган яшьлек елларындадыр. Әнә бит яулаган үрләре ниндирәк – ышанычлы, бәрәкәтле, төпле. Һәммәбез белә – бүген югары уңышлары белән балкып торган Тәтешлебезнең туган көне. Район мәдәният сараеның тамаша залы да шул уңайдан котлау сәламнәренә, җыр-моңнарга күмелгән.

Хөрмәтле тәтешлелеләр!
Сезне чын йөрәктән районның 85 еллык юбилее белән кайнар котлыйм! Сезнең район эш нәтиҗәләре белән тулыланган бай тарихлы. Ул электән төбәгебез белән бергә үсешкән. Үткән чор традицияләре саклана һәм үстерелә. Бүген Тәтешле районы ышанычлы алга атлый. Район аграрийлары республиканың авыл хуҗалыгы үсешенә лаеклы өлеш кертә. 2019 ел нәтиҗәләре буенча тәтешлелеләр чираттагы тапкыр авыл хуҗалыгында югары күрсәткечләре өчен Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Дипломы белән бүләкләнде.
Районның башка тармаклары да үсешә, моңа сөенми мөмкин түгел: яңа йортлар калка, мәктәпләр, балалар бакчалары, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләре яңара. Спорт, мәдәният, белем бирү өлкәләрендә югары уңышларга ирешкән шәхесләрегез байтак. Биредә күп милләт халкы дус-тату яши. Тәтешле җире талантлы ул һәм кызлары белән горурлана ала. Моннан күп күренекле шәхесләр чыккан. Илебезгә данлыклы галим Гали Чокрый, халык шагыйре Әнгам Атнабаев һәм башкалар. Күрсәткән батырлыклары өчен сугыш һәм хезмәт ветераннарына аерым рәхмәтләремне җиткерәм.
Тәтешле районы алга таба да үссен, халкына сәламәтлек, изгелек, бәхет юлдаш булсын. Район һәм Республика иминлеге өчен хезмәт уңышлары телим.
Радий Хәбиров, Башкортстан Республикасы Башлыгы.

Югары рухта башланып киткән бәйрәм чарасы ихлас тәбрикләүләргә килеп тоташа. Башкортстан Республикасы Башлыгы вәкиле Искәндәр Әхмәтвәлиев безгә гомум Башкортстан сәламен, Республикабыз җитәкчесе Радий Хәбировның ихлас котлауларын алып килгән.
– Тәтешле – аягында нык басып торган районнарның берсе. Биредә hәр тарафта хезмәт шавы: төзелешләр актив алып барыла, ит-сөт җитештерүдә hәм башка өлкәләрдә эшлә­регез ырамлы. Сез республикабыз үсешенә тоемлы өлеш кертәсез. Киләчәктә дә шушы рухта яшәп,алдагы юбилейларга да зур уңышлар белән барырсыз дип ышанам, – диде Искәндәр Рәүф улы.
Аннан соң ул районыбызның берничә педагогына Русия күләмендәге югары наградалар тапшырды.
Тәбрикләү сәламнәрен дәвам итәр өчен сәхнәгә БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ленара Иванова күтәрелә. Ул да шулай ук районыбызның уңышларын билгеләп, аның халкына сәламәтлек, имин тормыш, югары омтылышлар, лаек­лы үрләр теләде.
Туган төбәгебез бер зур кораб булса, район җитәкчесе – аның капитаны. Һәм корабның кай тарафка карый йөзүе, давылларны югалтуларсыз үтүе, җилкәннәренең ныклы, югары булуы нәкъ шушы кешедән тора. Районыбызның тарихи уңышларын югалтмаучы, булганын камилләштереп, булмаганын бар итәргә омтылып яшәүче район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевның чыгышы тарихи дата уңаеннан тәбрикләүләргә, рәхмәт сүзләренә бай булды.
– Безнең туган ягыбыз табигать матурлыгы белән генә түгел, эшсөяр, талантлы халкы белән данлы. Алар тырышлыгы белән болганчык, дәһшәтле чорлар авырлыгы җиңелгән, алар тырышлыгы белән Тәтешлебезнең бүгенгесе төзелгән. Халкыбызның көче аның рухи бердәмлегендә чагыла. Туган якка мәхәббәт, хезмәткә сөю, үзара ихтарим көчле итә безне. Төбәгебезнең нигезен тәшкил иткән, аның үсеше, балкышы өчен фидакарь хезмәтен кызганмаган якташларыма ихлас рәхмәтлемен, – диде ул.
Аннан соң район җитәкчесе бер төркем алдынгыларны район Советы Почет грамоталары белән бүләкләде. Бер төркем райондашлар «Тәтешле районы үсешенә керткән өлеше өчен» медальләренә лаек булды. Рушан Кадим улы исә Югары Тәтешле храмы төзелешенә керткән лаеклы ярдәме өчен башкорт митрополиясе баш митрополиты грамотасы белән бүләкләнде.
Ил Президенты Владимир Путин указына ярашлы, агымдагы ел
«Хәтер hәм дан елы» дип игълан ителде. Шушы уңайдан район авыл Советлары арасында үзешчән сәнгать смотр-конкурсы старт алды. Ел дәвамында ул барлык авыл биләмәләрен урап чыгачак. Бүгенге бәйрәм сәхнәсендә бу эстафетаны Акбулат авыл Советы башлыгы Фәгыйль Нигъмәтҗанов кабул итеп алды.
Әйе, бай тарихлы безнең район. Төрле елларда район җитәкчесе булып торган Рәдил Мөхәммәтдинов, Ринат Закиров, Фрид Әрмәншин, Филарит Гайнаншин, бүген инде Рушан Гәрәевның хезмәте бәяләп бетергесез. Районыбызны икмәкле-сөтле иткән авыл уңганнары, төрле өлкәләрне алып барган белгечләр хезмәте алдында да олы рәхмәт белән баш иярлек.
Гали Чокрый, Әнгам Атнабаев, Зинира Атнабаева, Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдинов кебек шәхесләребез дә, алар арты барган иҗади рухлы яшьләребез дә – районыбыз горурлыгы.
Җыр-моңга тулы булды бәйрәм. Район мәдәният сарае хезмәткәрләре, төбәгебез үзешчәннәре чыгышларын Башкортстан, Татарстан, Удмурт Республикасы сәхнәләрен бизәүче йолдыз-якташларыбыз тулыландырды.
Районыбыз тагын бер яшькә олпатланды, тагын бер баскычка югарырак күтәрелде. Төбәгебезнең күге мәңге зәңгәр, көннәре нурлы, кичләре аяз, шушы яшел бишектә гомер иткән күп милләтле халыкның киләчәге якты, бәхетле, иртәгәсе көне ышанычлы булсын.

Миләүшә ГӘРӘЕВА.
Алексей САМИРЗЯНОВ фотолары.
Читайте нас: