Ә бит совет чорында илнең җиңел сәнәгате гөрләп яшәде. Шул исәптән Башкортстанда да әллә күпме эре предприятиеләр эшләде: “Мир”, киҗе-мамык комбинаты, трикотаж фабрикасы... Бүген алар урынында сәүдә нокталары гөрли. Чөнки үзгәртеп-кору елларында җиңел сәнәгатьнең күп предприятиеләре, яңа ачылган базарлар һәм чит илләрдән кертелгән очсыз товарларга каршы конкурентлыкка каршы тора алмады, ябылды. Ә аларның хезмәткәрләре, вак сәүдәгәр булып, чит илләрдән кием ташырга өйрәнеп китте.
Аягында басып кала алган предприятиеләргә бик авырга туры килде. Советлар Союзы таркалганнан соң Русиягә көньяк республикалардан мамык кертү туктатылды. Ә бу чималны бездәге табигать шартларында үстерү мөмкин түгел. Сатып алынган чимал исә товарның хакын арттыра. Икенчедән, чит илләрдән кертелгән очсыз товар да безнең җиңел сәнәгатькә аяк чала килде.
Шулай да үзләрен саклап кала алган предприятеләр бүген заман таләпләренә яраклашып яшәргә омтыла. Әмма аларга дәүләт ярдәме кирәк. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та узган атнада “Торатау” конгресс-холлында узган “ЛегПром-2020” форумында шул фикерне җиткерде. Ул җиңел сәнәгать тармагы алдына зур бурыч куела – 2024 елга кадәр җитештерү күләме төгәл ике тапкырга артырга тиеш дип белдерде. “Бу –амбициоз бурыч. Әмма барысы да исәпләнгән, булдырырбыз дип уйлыйм”, – диде ул.
Радий Хәбиров әйтүенчә, республикада моңа кадәр дә җиңел сәнәгатькә ярдәм итү программасы булган: “Аңа ярашлы, 2025 елга кадәр 130 миллион сум чамасы салынган. Без үзебезнең программаны 1,5 миллиард сумнан артык акча салудан башлыйбыз. Программаны ун тапкырга арттырабыз”.
Ул эшчәнлекнең төп юнәлешләрен дә билгеләде. “Районнарга чыкканда җиңел сәнәгать предприятиеләренә керергә тырышам, – дип язды Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрендә. – Дәүләкәндәге аяк киеме тегүче бер фабрикага кердем. Карыйм: бар җирдә пөхтәлек, таза. Әмма балалар өчен кирәкле товар җитештерү корылмасы сугыш чорыннан калган диярлек. Шуңа төп бурычларның берсе – модернизациягә ярдәм итү. Бу елдан башлап яңа корылма сатып алганда аның хакының 50 процентка кадәрен республика бюджетыннан кайтарачакбыз”.
Моннан тыш җитештерү өчен чимал сатып алганда да ярдәм булачак. “Җиңел сәнәгать өчен чимал сатып алганда республика чималының – 50 процентка кадәр күләме, читтән кертелгәненең 30 процентка кадәр күләме субсидияләнәчәк. Моның өчен без елына 100 миллион сум бүләчәкбез”, – диде Радий Фәрит улы.
Төбәк башлыгы шулай ук “Башкортстанда эшләнгән” брендын билгеле итү максатын куйды. Бу җәһәттән, әгәр предприяте бөтенрусия һәм башка күргәзмәләрдә катнашса, катнашу чыгымының 90 процентка кадәре капланачак. “Без сезгә ярдәм итәбез, ә сез барып үзегез турында сөйлисез”, – диде ул.
Әйткәндәй, форум кысаларында җиңел сәнәгать продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде. Анда Башкортстан җиңел сәнәгатенең 22 предприятиесе үз товарлары белән таныштырды. Бу предприятиеләрнең күбесе барыбызга да яхшы таныш дип әйтергә кирәк. Мәсәлән, Дәүләкән аяк киемнәре фабрикасы, Ишембай оек фабрикасы, Уфаның “Радуга” тегү фабрикасы товарларын кем генә белми икән? “Күргәзмәне карап чыкканнан соң мин әйтеп бетерә алмаслык кәнагәтьлек алдым, – диде төбәк җитәкчесе. – Безнең җиңел сәнәгать аягында басып кала алган, ул бар, иң авыр елларны да ерып чыга алган”.
Әлбәттә, бүген җиңел тармакның авыр проблемалары шактый. 20-30 ел элек бу тармакта 50 меңнән күбрәк кеше эшләгән. Бүген – 9 мең тирәсе кеше. Төбәк башлыгы җиңел сәнәгать өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе турында да уйларга кушты.
Радий Хәбиров сәүдә комплексларына да мөрәҗәгать итте. Безнең товарларны сатуда ярдәм итешсәгез, без дә буш калмасбыз дигән фикерен җиткерде ул. Ә җиңел сәнәгать вәкилләренә сыйфатлы товар җитештерү бурычын куйды. Урындагы кием җитештерүчеләр “яхшы тегә башласа” ул аларның киемнәрен үзе дә киячәк, коллегаларының да Башкортстанда җитештерелгән киемне киюләрен күз уңында тотачак.
Республиканың Сәнәгать министры Александр Шельдяев әйтүенчә, форумның пленар өлешендә Радий Хәбиров төбәк җиңел сәнәгате үсешенең комплекслы планы белән таныштырды. Аның буенча эшләү Русия президенты Владимир Путинның май указларында билгеләнгән “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм” , “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектларын гамәлгә ашыруга ярдәм итәчәк.