Барлык яңалыклар
Чаралар
22 февраль 2020, 15:33

Чүплекләрне юк итү эше ничек бара?

Бер ел эчендә нинди үзгәрешләр булды? Былтыр Русиянең 67 төбәге каты көнкүреш калдыкларын арытаба эшкәртү буенча яңа алымга күчте. Моңа Башкортстан да кушылды. Республика территориясендә 2918 чүплек барлыгы ачыкланды.

Алар 2301 гектар җирне били иде. Былтыр муниципаль берәмлекләр ярдәмендә 414 чүплек юк ителде. Бүген дә бу җәһәттән эшләр дәвам итә. Атап әйткәндә, кечкенә чүплекләрне зурларына күчерүгә игътибар арттырылды. Республиканың экология һәм табигатьтән файдалану министры урынбасары Нияз Фазылов билгеләвенчә, бу эшләрне башкаруда "Экология" гомумдәүләт проекты зур этәргеч биргән. Ил Президенты Владимир Путин нәкъ шушы проблеманы аерып билгеләгән иде.
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: