Барлык яңалыклар
Чаралар
27 февраль 2020, 18:50

Үткәннәр сагындыра

Хөрмәтле гәзит укучылар! Форсаттан файдаланып, бу язмамда үзем белән бер чорда эшләгән иптәшләремне, кызыклы хәлләрне һәм авыр вакытларны искә алып үтәр идем.

Мин 1970 елда Уфа шәһәренең 1нче полиграф училищесын тәмамлап, фотохәбәрче һөнәрен үзләштергәч, редакциядә корректор булып эшкә башладым. Аннары Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайттым. Ул вакытта редактор булып эшләгән Нил Гарифуллин мине бик җылы каршы алды. «Дарвин, сиңа фотохәбәрче штаты әзер, бүгеннән эшкә башла, чөнки без сине үзебез укыттык, башка җирдән эш эзләп йөрмә»,– диде. Мин дәртләнеп эшкә башладым. Район гәзитенең тиражы алты мең данәдән артык иде. Ул татар һәм удмурт телләрендә басылды. Фотохәбәрче эше шактый авыр булса да, кызыклы, шул ук вакытта җаваплы да, чөнки районда үткән барлык чараларда катнашырга туры килә. Гәзит КПССның Тәтешле район комитеты һәм район Советы башкарма комитеты органы буларак та, редакция хезмәткәрләренә зур җаваплылык өстәде. Эшнең бөтен авырлыгы шунда: редакциянең колхозларга һәм төрле урыннарга барырга техникасы юк иде, ә гәзиттә бөтен яңалыкны яктыртып барырга кирәк. Ялгызнарат, Кашкак, Шулган, Кыткы-Елга һәм башка ерак авылларга, бигрәк тә язгы кыр эшләре, урып-җыю чорларында барып кайтыр өчен ике-өч көн вакыт үтте. Беренче тырмага төшүне бигрәк тә көтеп алдык, чөнки ул матур яз көннәре башлавын аңлата иде. Әле дә хәтеремдә: 11, 14, 17, 19 ,21 апрельдә тырма агрегатлары басуны гөрләтте.
Тырма, дигәннән, бер кызыклы хәлне дә искә аласым килә. Ул вакыттагы «Октябрь» колхозы рәисе Данил Нигъмәтҗанов КПСС райкомының беренче секретаре Ринат Закировка «Салдау бригадасы тырмага төште, редакциядән Дарвин Ибәтуллинны җибәрегез», – дип шалтыраткан. Мин, хәбәрне алгач, анда чаклы нәрсә белән барыйм, дип җавап бирдем. Ул вакыттагы юлларны сөйләп торасы юк, күпләр белә. Ринат Закирович миңа, атка атланып бар, диде. Мин бу вакытта шактый тәҗрибә туплаган хезмәткәр идем инде. Редактор Әнвәр Мәүлиханов белән киңәшләштем дә, тракторчының исем-шәрифләрен телефоннан сорап алып, үткән елдагы тырма агрегатын газетада чыгардык. Икенче көнне Ринат Закир улы, мине күреп: «Менә бит, Дарвин, булдыргансың!» – диде. Мин, күп уйлап тормыйча:«Райком секретаре кушкач, айга да менәрсең әле», – дип җавап кайтардым.
Халык арасында гәзитнең абруе гаять зур иде. Бигрәк тә район халкы очерклар, сурәтләмәләр, кеше һәм закон, сәламәтлек, халык контроле, табигатьне саклау битләрен, тәнкыйть материалларын, фотогаепләүләрне көтеп алды. Озак еллар эшләгән КПСС райкомының беренче секретарьләре Нәдим Гамилов, Рәдил Мөхәмәтдинов иртәнге эшләрен район гәзитен укып чыкканнан соң башлыйлар иде, дисәк тә хата булмас. Гәзит чыккан көнне иртәнге сәгать унга чаклы дер калтырап тора идек. Рәдил Кыяметдин улыннан еш кына кайсыбызга «өлеш», кайсыбызга мактау эләгеп кенә торды.
Шушы елларда бергә эшләгән иптәшләрем, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Андрей Гыйльмаев – удмуртча, Ләлә Ибәтуллина, шулай ук Вильнюс Вәлиев татарча гәзитләрне эчтәлекле һәм югары сыйфатлы итеп чыгаруга зур өлеш кертте. Редакциянең җаваплы секретаре Лена Гамилова, авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире Рафаэль Харисов, Разиф Галишанов, журналистлар Зәниф Сәетов, Мөнирә Бәсимова, Резеда Гыйззәтуллина, тәрҗемәчеләр Алексей Зидымышев, Галина Мәрдамшина, Венера Мәрданова, Сәкинә Исәнбаева, фотохәбәрче Кави Сафин, машинистка София Шәисламова, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, корректор Гөлсирә Мифтахова, шофер Вячеслав Абзатов, күп еллар редактор булып эшләгән Башкортстан Республикасының атказанган матубгат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәрләре Рим Әхмәтов, Марат Зыятдинов, бухгалтерлар Фәсәхәт Вәлиева, Фәридә Фазлыева, Нәвилә Хәсәнова белән эшләгән елларымны сагынып искә алам.
Гәзитне район типографиясендә бастыру аеруча катлаулы булды, чөнки ул вакытта һәр район үз типографиясендә нәшер итте. Кулдан хәреф җыю ысулы белән басылганлыктан, гәзитнең сыйфаты начар иде. Полиграфия материалларына да кытлык кичердек. Бәйрәмнәр җитү редакция һәм типография коллективы өчен дә артык шатлык түгел иде. Әгәр өч көн ял итәбез икән, өч көн тоташ гәзит чыгарабыз. Хәрефләр һәм линейкалар җитми. Башта ике полосаны басабыз да, аннары тагын полосаны сүтеп җыеп, калган икесен басабыз. Бер елга 156 сан гәзит чыгарырга тиеш идек. Ә планны үтәми кала алмыйсың. Ул вакыттагы типография директоры Фәнүс Фәтниев, хәреф җыючы лар Мөкъсинә Яхина, Зәфия Мортазина, Мәрзия Гыйльмаева, Рәшидә Солтанова, Фәнидә Газизова, Зөһрә Абдулова, Люба Гайнуллина, печатниклар Фоат Газизов, Әлфрид Шакиров көнне төнгә ялгап эшләде. Әле дә ышанасы килми, бу хезмәткә ничек түзде микән алар?
Еллар үтә барды, полиграфия өлкәсе дә шактый алга китте. 1991 елда мине типография директоры итеп тәгаенләделәр. Тәтешле типографиясендә генә гәзит кулдан җыеп басыла иде. Башка районнарда исә ул машина (линотип – горячий набор) белән җыела. Коллектив белән бергәләп эшкә тотындык. Ул вакыттагы район башлыгы Фрид Әрманшинга ярдәм сорап кердем. Ул мине бик тиз аңлап алды. «Типография район карамагында түгел, ә Уфа карамагында. Гәзит – район көзгесе, безнең район кешеләре өчен кирәк», – диде. Фрид Мөхәмәтша улы, ярдәм кулы сузып, типографиягә бер линотип белән печатный машина алып бирде. Кулланышта булган бер хәреф җыю машинасын Барда район типографиясеннән сатып алдык. Шулай итеп, озак та үтми, гәзит машина белән хәреф җыю ысулында чыгарыла башлады. Монда типография хезмәткәрләре Ирек Туктаров, Әлфрид Шакиров, Илгиз Зарипов, линотиписткалар Флидә Шакирова, Тәскирә Туктарова, Зөһрә Абдулова кебек уңган хезмәткәрләргә зур рәхмәт әйтәсе килә.
Илдә зур үзгәрешләр башланды. Базар шартларына каршы торалмаган күп типографияләр ябылды. Безнең типография ярыйсы гына ныгып калган иде инде. Байтак кына заманча җиһазлар сатып алынды. Алар бик тиз үзен аклап, табыш китерә башлады. Гәзитләр акрынлап компьютерда җыелып, офсет ысулы белән басыла башлады. Без монда да сынатмадык. Район типографияләре арасында беренчеләрдән булып гәзитне офсет ысулы белән чыгаруга күчтек. Тырышлык эзсез калмый. Шушы уңышлар өчен мин Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре исеменә лаек булдым.
Типографиядә 15 елга якын эшләгән гомеремне бушка уздырмадым: читтән торып Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумын, Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамладым. Югары Тәтешле авыл Советында 20 ел дәвамында депутат булдым. Кулдан килгәнчә җәмәгать эшләрендә актив катнаштым. Район, республика һәм ил дәрәҗәсендә үткәрелгән сайлауларга лаеклы хезмәт өлешемне керттем.
Хезмәттәге югары күрсәткечләре өчен типография коллективы ике ел рәттән (2004-2005 еллар) Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Дипломы, Кубогы белән бүләкләнде.
2005 елдан редактор итеп билгеләндем. 2006 елда Башкортстан Хөкүмәте указы белән, редакция һәм типографияне кушып, матбугат комплексы төзелде. Лаеклы ялга чыкканчы аның директор-редакторы вазыйфасын башкардым. Лаеклы ялга киткән хезмәткәрләрне югары белемле, талантлы журналистлар Миләүшә Гәрәева, Эльмира Ситдыйкова, Айсылу Гәзизова, тәрҗемә буенча редактор урынбасары Резидә Гәрәева, тәрҗемәче Альвира Шәрипова, Рәдиф Исламнуров, Зинира Садретдинова, верстка буенча инженерлар Радик Нуриев, Алмаз Гыйльмуллин алыштырды. Бүгенге көндә аларга зур рәхмәтемне белдерәм.
Бүген район гәзите өчен генә түгел, хәтта өлкә һәм үзәк басмалар өчен катлаулы чор, чөнки һәр өйдә телевидение, интернет челтәре, компьютерлар бар. Шуңа карамастан, район халкы «үзебезнең» гәзитне һәрчак көтеп ала. Редакция коллективын гәзитнең юбилее белән котлап, иҗади уңышлар гына телисе килә.
Дарвин Ибәтуллин, хезмәт ветераны.
Фото редакция архивыннан. 2010 ел.
Читайте нас: