Барлык яңалыклар
Чаралар
3 март 2020, 20:05

Чәрмәсәндә боз китә!

Кушнаренко районының Югары Сәет авылынан килгән бу хәбәргә ышаныргамы?Авыл мәдәният йорты директоры Резеда Сабитова бу хакта болай яза:

Авыл мәдәният йорты директоры Резеда Сабитова бу хакта болай яза:

- Быел бозлар кузгалганчы ук, аны озату йоласын сәхнәдә күрсәттек. Авыл халкында боз озату гадәте бар әле ул. Тик берәм-сәрәм генә яр буенда күзәтүләр белән үтеп китә. Бердәмлек, бергәлек, елга буенда уйнап-җырлашу юк диярлек.
Әнә шул йоланы торгызу, ямь өстәп, күңел юшкыннарын кузгату - мәдәният хезмәткәре иңендә. Сценариен да халык авызыннан язасың, олылар сөйләгәнне искә төшерәсең, үз җирлегеңдәге көнкүрешне, әлеге яшәешне дә кушып җибәрәсең... Матурлык туада куя.
Балаларны да җәлеп итү бик мөһим . Чөнки , " типтәр очы", " төмән очы"," мишәрләр" дигән сүзләрне дә аңламаучы буын үсеп килә. Бәләкәй чакта ишеткән онытылмый ул - бергә тырышабыз. Балалар булса күңеллерәк, тулырак була.
Ике төбәкне бергә кушып "Татар җомгаларын" җырлап җибәргәч, сәхнәгә күчкән су буена ямь кереп, күңел юшкыннары да кузгалып, бозларга кушылып акты. Залдагылар да кушылып җырлады. Борынгы уенны уйнап, мәрәкә-көлке , шаян әйтем-такмак белән бозны озатып җибәргән идек, бак дисәң, әлеге заманның "билгеле нокта"сы турында, Меридианнар киселешендә, географик ноктада,"җир шары кендеге" янында Чәрмәсәндә боз тыгылган икән. Йөгереп барып дөбердәтеп биеп, кызыклы такмаклар әйтешкәч, бозлар түзмәде кузгалды. Агыйделгә чаклы агып китте, җырлар сузылды, теләкләр теләнде! Бик ямьле, рәхәт булды!
Мәдәният йортында эшләп килүче өлкәннәрнең "Чишмә" фольклор коллективында егермедән артык кеше шөгыльләнә. Әлеге күренештә катнашкан Рита һзм Газим Гайматовлар, Бакаева Ләлә, Ханафина Люза, Салихова Гөлназ, Саетгареева Рита, Валеев Ришат, Резида, Илһам Сабитовлар, Низаев Ильшатка рәхмәтемне белдерәм. Балаларның "Чагыл" фольклор коллективына йөрүче Камилә һәм Эвелина Салиховалар , Лениза, Азалия Галләмовалар , Равшановлар Алмаз һәм Илназ да бик тырышты.
Район мәдәният йортыннан килгән җюри агьзалары методист Гүзәл Латыпова, сәнгать җитәкчесе Лена Валиева канәгатьлек белдерделәр.
-- Район хакимияте игьлан иткән фольклор коллективларының положениесы буенча Смотр-конкурста актив катнашкан өчен, Башкортостанда җәйне үткәреләчәк Бөтендонья фольклорида фестивален әзерлекле каршылганы өчен булган өчен Югары Сәет үзешчәннәре коллективына ихлас тырышканнары өчен рәхмәт белдерәм. Клубта ышанычлы, сыналган коллектив тупланган, барыгызга да киләчәктә дә уңышлар телим! , -- диде, район мәдәният бүлеге начальнигы Флидә Мөхаммәдиева.

Фото: Резида САБИТОВА.

Автор: Резида Валитова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/republic/Ch-rm-s-nd-boz-kit-148334/

Читайте нас: