Барлык яңалыклар
Чаралар
3 март 2020, 11:40

Үсеш ноктасы сыйфаттан башлана!

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостанСүз Бакалы районының мәгариф бүлеге начальнигы Лилия ГалиевагаАвгуст киңәшмәсендә, билгеле булуынча, укытучылар балаларны ничек тирән белемле итү, укыту системасында нинди технологияләр, алымнар куллану, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре, тәрбия процессын оештыру хакында, мәгариф системасын модер­низа­цияләү шартларында лаеклы гражданнар тәрбия­ләү турында һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыша.

– Бакалы районында 24 белем бирү учреждениесе эшли, – ди Лилия Рәмдрәк кызы. – Шуларның икесе — Бакалыдагы 1нче һәм 2нче мәктәпләр — “Ру­сиянең иң яхшы мәгариф учреждениесе” исемлегенә кертелде. Районда балалар бакчалары, мәктәпкәчә белем бирү төркемнәре бар. Балалар иҗаты йорты, сәнгать һәм спорт мәк­тәпләре үсеп килүче буынга рухи, интеллектуаль, физик тәрбия бирү юнәлешендә нәти­җәле эшли.
Әлбәттә, мәктәпләрдә укытуның иң өстенлекле бурычларының берсе – белем бирүнең сыйфатын күтәрү. Бу юнәлештә дәүләт йомгаклау аттестациясе – укучыларның белем дә­рәҗәсенә иң объектив бәя. Быел бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча безнең чыгарылыш сыйныф укучылары яхшы күрсәткечләргә иреште.
Районда тәрбия системасын үстерүнең яңа мөмкинлекләре актив файдаланыла. Уку елы дә­вамында район хакимияте, оешма җитәкчеләре, мәктәп тәмамлаган яшьләр, төрле уку йортларында белем алучы студентлар белән очрашулар уздырыла. Алар­ның максаты – бала­ларның һөнәр сайлавына ярдәм итү. Мәктәп­ләрдә моңа кагылышлы сыйныф сәгатьләре, дә­ресләр үт­кәрелә. Укытучылары җитәкчелегендә балалар авыл хуҗалыгы пред­приятиеләренә һәм оешмаларга бара, район­ның үсеш перспективалары белән таныша. Бу уңайдан игелекле якташыбыз, техник фәннәр докторы, профессор Наил Баһаветдинов башлангычы белән ун ел элек оештырылган “Талантлы яшьләргә булышлык фонды”­ның эшчәнлеген дә ассызыклыйсы килә. Наил Җәүдәт улы кулыннан грант алу балаларны тагын да тырышыбрак укырга дәрт­ләндерә, укытучылар һәм тренерларга иҗади потенциалны үстерү мөмкинлеге бирә.
Укучыларның сәламәт­леген саклау һәм ныгыту, спортка җәлеп итү беркайчан да актуальлеген югалтмый. Сәламәтлек ул – спорт, физкультура белән шөгыльләнү, чыныгу, сә­ламәт яшәү рәвеше алып бару. Стадионда, спорт залында занятиеләрдә актив катнашу яшүсмернең шәхси сыйфатларын үстерүгә уңай йогынты ясый. Икен­чедән, аларның шикле эшләргә вакытлары калмый. Безнең яшь спортчыларыбыз елның-елында төрле дәрәҗәдәге ярышларда матур нәтиҗәләргә ирешә. Шулай ук, хәрби-патриотик тәрбия бирү районда өстенлекле юнәлеш санала.
Мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреж­дение­­ләренең матди базасын яхшырту юнәлешен­дә эш дәвам итә. Мәсәлән, район бюджетының яртысыннан күбрәге мәгариф тармагы ихтыяҗлары өчен сарыф ителә.
Мәктәпкәчә учрежде­ниеләргә 1400гә якын бала йөри. Аларны тәрбияләү, белем бирү камилләш­терелә, барлык балалар бакчалары да заманча программаларны һәм вариатив технологияләрне үз­ләш­терә. Балаларны тәр­бияләү өчен өстәмә төр­кемнәр булдырыла.
Әйе, белем бирү уч­реждениеләренең матди базасын ныгыту – көнүзәк бурычыбыз. Ел саен шушы максатка акча район һәм республика бюджетларыннан бүленә. Район үзәге Бакалыда “Республиканың 100 еллыгына – 100 объект” программасына кертелгән 825 укучыга исәпләнгән заманча мәктәп төзелеп бетә. Озакламый ул файдалануга тапшырылырга тиеш.
Казанлыклар ягып җы­лыту сезонына әзер. Мә­сәлән, Ахман, Казанчы, Боҗыр, Яңа Урсай, Нагай­бәк мәктәпләрендә күләмле ремонт эшләре башкарылды. Озакламый Иске Корыч урта мәктәбенең спорт залында, барлык мәктәп­ләрнең җылы бәдрәф­­ләрендә ремонт тәмам­лана. Шулай ук, балалар спорт мәктәбенең “Дельфин” йөзү бассейнын ремонтлау өчен средстволар бүленде.
“Мәгариф” гомумдәүләт программасы кысасында Бакалының 1нче һәм 2нче урта мәктәпләрендә быел “Үсеш ноктасы” дип аталучы санлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү үзәкләре эшли башлый. Алар заманча итеп җи­һазландырыла. Шулай ук, балаларга дәресләрдән соң читтән торып шө­гыльләнү мөмки­н­лекләре тудырыла.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ язып алды.
Бакалы районы.
kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: